Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда интихарчы 4 кешене үтерде


Әфган полициясе белдерүенчә, илнең көньягында интихарчы полиция машинасы янында бомба шартлатып 3 полиция хезмәткәрен һәм аларның машина йөртүчесен үтергән.

Лашкар Гаһ шәһәре читендә булган бу шартлаудан, полиция әйтүенчә, тыныч халыктан 7 кеше яраланган.

Талибан вәкиле Йосыф Әхмәди билгесез урыннан телефон аша шылтыратып бу һөсүм өчен җаваплылыкны Талибанга алган.
XS
SM
MD
LG