Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:43

Уфада урам җыены булып үтте


Уфада җомга көнне Русия армиясендәге “бабайчылык” һәм солдатларны үтерүләргә мөнәсәбәтле каршылык чарасы булып үтте.

Әлеге ризасызлык чарасына Новосибирскидагы хәрби училищеда белем алучы Башкортстан егете Радмир Сәгыйтовның фаҗигале үлеме сәбәпче булды.

Урам җыенын Бөтендөнья Башкорт корылтае башкарма комитеты һәм башка иҗтимагый оешмалар оештырды. Анда егермегә якын оешма вәкилләре катнашты. Шулар арасында Башкортстан Татар конгрессы белән “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә бар иде. Әлбәттә, һәр вакыттагыча, милиция хезмәткәрләре дә байтак китерелгән иде бирегә. Урам җыены иртәнге 10 сәгатьтә Уфада, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасы каршындагы мәйданда башланды һәм төгәл бер сәгать дәвам итте.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Новосибирск шәһәрендә Башкортстанның Учалы шәһәреннән татар егете Радмир Сәгыйтовның гомере өзелгән иде. Новосибирск шәһәрендәге хәрби команда училищесына укырга кереп, әле беренче курсны гына тәмамлап килүче Радмир Сәгыйтов үз-үзенә кул сала. Хәрби училищедагы башка курсантларның җәберләүләренә түзә алмыйча, 5 мартта мордар китү юлын сайлый – кулындагы юан кан тамырын кисә һәм, күп кан югалтудан, хастаханәдә гомере өзелә аның.

Уфада үткән урам җыенында югары уку йортлары талиплары һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре төрле шигарьләр тотып килгән. Таләпләр арасында Русия армиясендә тәртип урнаштыру кирәклеге дә, Радмир Сәгыйтовны үлемгә китереп җиткерүчеләрне хөкем итү дә, башка төрле таләпләр дә бар.

Башкортстан җитәкчелегенә дә дәгъва белдерелә анда. Башкортстаннан Русия армиясенә иң күп солдатлар алына, хәтта Мәскәүгә ярарга тырышып, планны арттырып та үтиләр, диелә анда. Бер шигарьдә язылганча, 4 миллион халкы булган Башкортстаннан һәр елны 8 меңгә кадәр егет хәрби хезмәткә чакырыла, ә менә 10 миллионннан да артык кешелек Мәскәүдән нибары 4 мең тирәсе генә кеше армия сафларына алына. Кайда монда гаделлек. Шул ук вакытта Башкортстан җитәкчеләре егетләрне армиягә озату буенча планны арттырып үтәп, төрле бүләкләр ала, ә ата-аналар үз улларының гәүдәләрен кургаш табутларда гына ала.
Пикетта Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гүзәл Ситдыйкова да чыгыш ясады. “Азатлык” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә менә ниләр диде ул:
“Мондый пикетлар, митинглар үткәрү кирәк. Халык – балык түгел. Безнең таләпләрне ил җитәкчеләре ишетергә һәм нәтиҗә ясарга тиеш”.
Пикетта шулай ук башка җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә чыгыш ясады һәм Русия армиясендәге явызлыкларга чик куярга чакырды.
Урам җыенына Учалыдан Радмир Сәгыйтовның бертуган апасы Лилия туташ та килгән иде. Энесе турында күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде:

“Радмир кечкенәдән үк хәрби булырга хыялланган иде, шуңа күрә дә хәрби училищега укырга керде. Әмма Русия армиясендәге тәртипсезлекләр аның хыялларын гына җимереп калмады, ә үзен дә гүргә кертте. Әле без Радмирның үлемендә гаепле барлык кешегә гадел хөкем бирелүе өчен бар тырышлыгыбызны салачакбыз”, - ди Лилия туташ.

Радмир Сәгыйтовның бертуган апасы Лилия туташ әйтүенчә, әле училищеның кулга алынган биш курсантыннан сорау алу бара. Гаепләре тулысынча дәлилләнсә, аларга ун елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Пикет азагында анда катнашучылар Русия Саклану министрлыгына, Русия Хәрби прокуратурасына, Себер хәрби округына, Башкортстан Хөкүмәтенә һәм башка оешмаларга мөрәҗәгать кабул итте. Алты маддәдән торган бу белдерүгә егермегә якын оешма җитәкчеләре кул куйган.

Пикет азагында анда катнашучылар, белдерү укып ишеттерелгәч, бергәләп, төрле шигарьләрне яңгырата башлады. Шул чакта милиция хезмәткәрләре пикетны оештыручылар янына килеп, урам җыенын туктатырга боерды. Аларның сүзләренчә, урам җыенын оештыручылар канун боза башлады. Бер милиция башлыгы әйтүенчә, пикет тора-бара тавыш-кычкырышлы митингка әйләнеп китте.

Ахыр чиктә милиция хезмәткәрләре Башкорт яшьләре берлегеннән бик шаулап чыгыш ясаган ике егетне, милиция бүлегенә алып барып, беркетмә төзү өчен, машинага утыртты. Бу хәл яшьләр арасында ризасызлык тудырды. Әмма, милиция хезмәткәрләре дә үзләренчә хаклы иде. Пикет үткәрү өчен генә мөрәҗәгать ителгән килеш, аны митингка әйләндерү дөрестән дә канун бозуга керә. Пикет бер сәгать эчендә тәмамланды. Әмма андагы чыгышлардан тәэсирләнгән халык мәйданнан озак кына таралышмый торды.

XS
SM
MD
LG