Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә дәгъвачылар:шагыйрь Рәдиф Гаташ


Билгеле шагыйрь,газәлләр, робагыйлар авторы Рәдиф Гаташ, “Мәңгелек сусау” шигъри җыентыгы өчен Тукай бүләгенә тәкъдим ителә.

26 апрель, Габдулла Тукайның туган көне бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара. Бу бәйрәм көнен бар татар дөньясы бик дикъкать белән көтеп ала. Бу көндә татарлар яшәгән һәр төбәктә, һәр авылда, һәр йортта бәйрәмне зурлап уздыралар.Ул көнне кайда гына барсаң да, урамнарда да,мәйданнарда да бәйрәм төсе. Г. Тукайның гасырдан артык элек :
“И туган тел, и матур тел,
Әткәм -әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы”,-дип язылган сүзләре, бүген дә бик кадерле һәм бик актуаль. Бу сүзләр һәр татарга кадерле. Чөнки Г. Тукайның бу шигырен ишетеп үсмәгән, бер генә татар баласы да юк.
Татар иҗатының Тукай бүләге - Дәүләт бүләге дәрәҗәсендә тапшырылуы, бердәнбер дәүләттә, Татарстанда гына тапшырыла. Шул сәбәпле бу бүләкне тапшыру да, һәм аңа лаек булуның дәрәҗәсе дә рухи кыйммәткә ия. Шул сәбәпле дә, бу көннәрдә төрле төбәкләрдә яшәгән татарлар Туган тел бәйрәме көнне Казанга агыла. Һәркемнең Тукай бүләгенә ия булучыларга, карап булса да каласылары килә, һәр татарның алар белән Казанның зыялы татар мохитендә кайнашасы килә.
Билгеле булуынча, быел бу бүләккә 11кеше тәкъдим ителгән. Тукай бүләге ярышына бүгенге мәйданга чыктылар: “Шагыйрь мәхәббәте” операсының иҗат төркеме, язучылар Мәдинә Маликова, Камил Каримов , Тәлгать Галиуллин, Башкорстстаннан Суфиян Поварисов; шагыйрьләр Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла; рәссам Виктор Аршинов, рәссам -сынчы Илдар Ханов;җырчы Салават Фәтхетдинов; Петербургтагы Тукай һәйкәлен ясаучылар.
Тукай бүләгенә тәкъдим ителүчеләрдән берсе атаклы шагыйрь Рәдиф Гаташ. Ул, 2005 елда “Рухият” нәшриятында басылып чыккан “Мәңгелек сусау” дип аталган, шигъри җыентыгы өчен бу бүләккә тәкъдим ителә. Шул җыентыктан сезгә дә аның шигъри җимешләре- робагыйларын авыз иттерәбез. Шагыйрь үзе укый.
Гасыр башы йолдызлары
Ялгыз булганмы Тукай? Юк, бәхеткә...
Казанда таянган Фатих, Сәгыйтькә...
Гаязга дәшкән: “Кайтчы!”-дип. Сыйган бит
Беръюлы ничә арыслан тәхеткә!
Ни өчен без бүген Тукайны укыйбыз?- дигән сорауга ул болай диде:
"Г.Тукай үзенең шигырьләрендә дан, шөһрәт турында уйлану түгел, җир хәстәре, милләт турындагы уйлар белән яшәргә кушкан .Һәм үзе нәкъ менә шулай яшәгән дә.Һәм без шагыйрьләр дөньяга шушы Тукай уйган тәрәзә аша карыйбыз, Тукайча карыйбыз. Бүгенге көндә милләт турында, туган телебез турында, мәктәпләрдә туган телне укыту компонентларын Русия тарафынннан бетерү кебек гаҗәеп хәтәр вакытларда да, шулай ук Тукайга таянабыз.Аның “Туган тел” шигырен укыйбыз. Һәм аның яшәргә тиешлеген исбат итәргә, бөтен дөнья каршында, горур рәвештә һәм үзебезнең хакыбызны хаклап тавыш бирәбез. Һәм Тукайның:
“Шул халыкныңмы ватанда хакы юк?
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!”
-дигән сүзләрен кабат- кабат әйтәбез .Татар шагыйре шул горурлык белән, Тукайча горурлык белән, Тукайча максатлар белән олуг юлдан барырга тиеш”,- диде шагыйрь Рәдиф Гаташ.
-Тукай бүләгенә тәкъдим ителү сезнең өчен нәрсә ул?-дигән сорауга,
ул:
“Дәүләтебезнең иң югары бүләге-Тукай бүләгенә, үзем укыган Казан дәүләт университетының татар факультеты, аның фәнни советы тарфыннан тәкъдим ителүемә, бик рәхмәтлемен университет даирәсенә. Минем өчен бу бик зур бәхет! – диде Рәдиф Гаташ.
Рәдиф Гаташ чыгышы белән Башкортстаннның Кушнарен районы Марс авылыннан. Аның “Кояшлы утраулар” дип аталган ,тәүге шигъри җыентыгы 1967 елда басылып чыга. Аннан соңгы елларда:“Ирләр булыйк”, “Кар астында гөлләр”, “Сиңа кылган догам”, “Гөлләр су сорый”, “Газәлләр”, “Гамь шарәбы” җыенкларына кергән шигырьләренә тормышны романтик күзаллау хас.
“Казан утлары” журналы хезмәткәрләре аның турында бик җылы мөгамәләдә. Журналның әдәбият һәм сәнгать бүлеге редакторы Рашат Низами аның иҗаты турында:
“Аның иҗаты Һади Такташтан, Хәсән Туфаннан килә. Ул мәхәббәт шагыйре. Бүгенге көндә беркем дә яза алмаган газәлләрне, робагыйларны, ул гына яза ала. Аның иҗаты шулкадәр үзенчәлекле, кызыклы аны аңларга һәм яратырга кирәк”, -диде ул.
“Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Рафик Юныс :
"Рәдиф Гаташның татар шигъриятендә үзенең гаҗәеп бер урыны бар.Ул тормыштагы гади әйберләр турында шундый ихлас, образлы итеп әйтә.Аның “Кыз җавабы”,“Кое” кебек шигырьләре”н бөтен авылдагы үсмер егетләр дә, кызлар да шундый рәхәтләнеп, тансык бер ризык кебек итеп кабул итәләр.
Ул шигърияткә тугрылыклы. Шулай ук аның шигырьләренә иҗат ителгән матур- матур җырлар да бар. “Безнең җыр”дигән шигыренә композитор Сара Садыйкова көй язган. Ул җыр безнең хәтердә “Ак калфак” җыры булып кереп калган. Аның ул җырын халык җыры, халык җырының да матур бер үрнәге,- дип әйтергә була. Аның канат астындагылар күбәйгәннән -күбәя барып, хәзер инде яшь буынның тулы бер катламы булып, Рәдиф Гаташны үзенең остазы дип әйтә ала”,- диде Рәфик Юныс.
Быел Тукай бүләгенә 11 кеше дәгъва итә. Әмма бүләкнең кемнәргә бирелүе , 26 апрельдә Г Тукайның туган көнендә билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG