Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балта остасы президентның сүзчесе булды


Ниһаять, Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов үзенә матбугат сүзчесен билгеләде.

Шушы җаваплы вазыйфага Азамат Габдрафыйков атлы кеше тәгаенләнде. Азамат әфәнде бу вазыйфаны башкаручы буларак узган елның декабреннән үк эшләп торган иде инде. Узган ел азагында Ростислав Морзагулов президентның матбугат сүзчесе вазыйфасын калдырып, Мәскәүгә кайтып киткәч, нәкъ менә Азамат Габдрафыйков бу кәнәфидә утырды.
Азамат Габдрафыйков электән күзгә-башка чалынган шәхес түгел. Тормыш юлы мәгълүматларыннан күренүенчә, 1970 елда Уфада туган ул. Хезмәт юлын Уфадагы мебель комбинатында балта остасы булып башлаган. Аннан соң хәрби хезмәттә булып кайткан. 1991-93 елларда Уфа шырпы фабрикасында эшче булган. Шуннан соң Азамат Габдрафыйков төрле эшләрдә була – Башкорт лицеенда укытучы, директоры урынбасары булып эшли.
Ә 1999 елда элекке балта остасы, ни могҗиза беләндер, Башкортстан тышкы бәйләнешләр һәм сәүдә министрылыгына барып эләгә һәм анда җаваплы гына вазыйфага билгеләнә. 2004 елда тагын да бер биек сикереш ясый Азамат әфәнде – башта Башкортстан президенты хакимиятенең протокол хезмәте баш белгече була, аннан соң күп тә үтми, президент матбугат хезмәтенең баш белгече вазыйфасына билгеләнә. Шунда бүлек мөдире дәрәҗәсенә кадәр үсә Азамат Габдрафыйков. Шунысын да искәртик, моңа кадәр Башкортстан президенты матбугат хезмәтен элекке журналистлар җитәкли иде. Хәзергесе – элекке балта остасы. Моңа усал теллеләр “аның хәзерге эше дә балта белән юынган кебек кенә булмаса ярый инде”, дип төрттерергә өлгерде.
Хәтерегезгә төшерәбез, элекке президент сүзчесе Ростислав Морзагулов Мәскәүдән Уфага 2003 елда килгән иде. Шул чакта, Башкортстан президенты сайлаулары вакытында, Мортаза Рәхимов файдасына эшләп, аңа мәдхияләр җырлап, дан казанды ул. Мортаза Рәхимов исә яңадан президент булып сайлангач, Морзагулов әфәнденең тырышлыкларын онытмады һәм аны үзенең сүзчесе итеп билгеләде. Хәзерге көндә, кайбер мәгълүматларга күрә, Ростислав Морзагулов Мәскәүдә Торак-коммуналь хуҗалыгына бәйле ниндидер бер ширкәттә эшли икән.
XS
SM
MD
LG