Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин НАТО белән очрашудан канәгать, әмма аның киңәүенә каршы


Русия президенты Владимир Путин НАТО җитәкчеләре белән бүгенге сөйләшүләрдә ике арадагы килешенмәгән мәcьәләләргә чишелеш табылмауга карамастан очрашуны уңай бәяләде.

Шул ук вакытта Путин НАТОның көнчыгышка таба киңәю ниятләренә тагын бер кат борчылу белдерде һәм НАТОның Русия чикләренә тагын да якынаюын турыдан-туры куркыныч дип исәпләвен әйтте.

Романия башкаласында НАТО саммитының соңгы көнендә Путин НАТО-Русия шурасы очрашуында катнашты.

Кичә НАТО Кушма Штатларның Европада ракета калканы урнаштыру планын хуплады. Русия бу планга каршы чыга.
XS
SM
MD
LG