Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Әхмәтов: "Хәкимовны алдырып Мәскәү Татарстан җитәкчелеген алмаштыруны башлады"


Узган атнада президент Миңтимер Шәймиевнең сәяси киңәшчесе Рафаил Хәкимовның эштән алынуы республикада зур шау-шу уятты. Җирле мәгълүмат чаралары да әлеге теманы атна буе иң алдынгы хәбәрләр рәтенә чыгарды.

Рафаил Хәкимов эшеннән алынгач, күп кенә мәгълүмат чараларында, аны яклап һәм ул башкарган эшләргә югары бәя биреп язылган мәкаләләр шактый күренде. Имеш республикада 20 ел буе башкарылган барлык сәяси эшләр дә аның хезмәте һәм хәзер ул киткәч, нишлисе булыр инде дигән кебек.

“Звезда Поволжья” мөхәррире Рәшит Әхмәтов исә үз язмасында Хәкимовны әллә ни зурламый. Аның фикеренчә, Хәкимов берничә тапкыр президент урынында Шәймиевне алмаштырырга да теләгән, ә соңгы елларда Дәүләт Шурасы рәисе урынына дәгъвә иткән.

Әхмәтов фикеренчә, Хәкимов бөтен эшләрне дә үзе генә башкарырга яраткан, шуңа күрә аны президент идарәсендә дә, тарих институтында да яратып бетермәгәннәр. Журналист фикеренчә, ул бик тә сәләтле, әмма шул ук вакытта үз-үзен генә яраткан бер сәясәтче булган. Биредә ул Хәкимовның “Мин президент аппаратында иң акыллы кеше дигән” сүзләрен искә ала.

Рәшит Әхмәтов язмасындагы фаразлардан күренгәнчә, якын арада киңәшче урынын Русиядә Татарстанның тулы вакаләтле вәкиле Нәзыйф Мириханов, Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Дәүләт Шурасы депутаты Ирина Терентьева алырга мөмкин. Әмма Хәкимов үзе бу урынга тышкы эшләр департаменты башлыгы Тимур Акуловны, Дәүләт Шурасы депутаты Марат Галиевне, сәясәт белгече Наил Мөхәррәмовны тәкъдим иткән. Күпләр Хәкимовны шактый гына сәяси фикерләр авторы дисә дә, Рәшит Әхмәтов фикеренчә бу алай түгел.

Билгеле булганча, Татарстан белән Русия арасындагы 1нче шартнамә өчен Хәкимов Татарстанның беренче вице-президенты Василий Лихачев белән озак кына көрәш алып барган. Хәкимов тәкъдиме шактый күпне таләп иткән. Белгечләр фикеренчә, ул чынлыкка ашырлык булмаган, шуңа да Лихачев төзегән шартнамә кабул ителә. Хәкимов моңа каршылык белдереп күп кенә тәнкыйди язмалар бастырган. Моннан соң аның президент белән мөнәсәбәтләре катлауланган, “бары тик Фәрит Мөхәммәтшин генә аларны кабат дуслаштырган”, - дип яза Әхмәтов.

Аннын соң президентка Хәкимовның һаман да фәлсәфә фәннәре кандидаты булып тору гына да ошамаган, чөнки эшкә алган вакытта ул аны докторлык диссертациясен яклау шарты белән генә алган булган ди журналист. Аның фикеренчә, профессор Фарукшин, Таһиров, Исхаков та Хәкимовны галим дип танымый.
“Звезда Поволжья” газетасындагы язмада, Хәкимов “Росбалт”ка Косово мәсьәләсендә биргән әңгәмәсе өчен эшеннән алынган диелә. Биредә ул “милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып кулыма корал да ала алам, әмма миңа компьютер белән эшләве кулайрак” дип белдергән.
Шушы ук басмада Алина Инсанованың Хәкимовка багышланган язмасында исә, Хәкимов Федераль иминлек хезмәте кушуы белән алынган дигән фикер үткәрелә. Биредә автор шулай ук Хәкимовны президентның “теле” иде дип атый, чөнки киңәшче президент әйтәсе сүзне беренче хәрефләреннән үк аңлый торган булган. Хәзер президент “телсез” калган, аныңча. Әгәр Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та хакимияттән алынса, ул вакытта президент аяк-кулсыз кала диелә бу язмада.
Илья Прокудин исә үз язмасында Хәкимовны бары тик яхшы яктан гына искә ала, шулай ук аны Татарстанны Европа һәм Америка белән бәйләүче шәхес итеп күрсәтә.
Сәясәт темасыннан тыш “Звезда Поволжья”нең бу санында татар мәдәниятенә кагылган кайбер кызыклы фикерләр бар. Биредә автор җырчы Салават турында яза. Үз гомерендә 1500 тамаша күрсәткән, 400дән артык җыр башкарган бу җырчыны Рәшит Әхмәтов Тукай бүләгенә бишләтә лаек шәхес, ди. Өстәвенә, Салаватны татар моңын күрсәтү өчен Евровидениягә җибәрергә кирәк, ди.
Милләт темасына килгәндә, газетада “Башкортстан татарлары конгрессы” рәисе Тимергази Галиевның Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка дистәгә якын бүлектән торган мөрәҗәгатен бастырган. Биредә Башкортстанда яшәүче татарлар проблемалары күтәрелә.

XS
SM
MD
LG