Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Русияне тынычландыра, Русия ышанмый


НАТОның Бухарестагы олы җыенында икенче көн Русия һәм Украина җитәкчеләре белән сөйләшүләргә багышланды. Игътибар бигрәк тә Русиянең урыныннан инде китәргә җыенган президенты Путингә юнәлгән иде.


Һәм Русия президенты үзенә багланган өметләрне аклады дияргә була - бу юлы да ул Русиянең НАТО, һәм гомүмән, бар Көнбатыш белән аралары турында үзенә хас кырыслык белән кызыклы гына белдерүләр ясады.

Путиннең Русия чикләреннән тышта дошман күрү гадәте яңа нәрсә түгел, ул моны президентлыгы чорында һәрдаим күрсәтеп килде. Үз куркуларын ул Бухарестта да яшермәде һәм НАТОның көнчыгышка таба киңәюе хакында болай диде:

"Безнең чик буйларында, үз гамәлләрен Вашингтон килешүендәге 5нче матдә нигезендә дә корачак күәтле бер хәрби берләшмә барлыкка килүе Русиядә илнең иминлегенә турыдан-туры янаган бер куркыныч буларак кабул ителәчәк. Без бу эшләрнең Русиягә каршы юнәлдерелмәве турындагы белдерүләр белән генә канәгать була алмыйбыз", ди Владимир Путин НАТО киңәюен һаман да зур янау буларак бәяләвен раслап.

Путин телгә алган Вашингтон килешүенең 5нче матдәсендә, НАТОдагы бер әгъза илгә каршы ясалган һөҗүмнең бар саклану берлегенә ясалган дип бәяләнәчәге турында әйтелә. 1949 елда имзаланган шушы документ НАТОга нигез салган килешү булып тора.

Ягъни НАТО үзенә Украина һәм Грузияне дә алган очракта, һәм шушы ике ил белән Русия арасында берәр кораллы низак чыга калса, бу Русиянең турыдан-туры бар НАТО күәте белән эш итәчәген аңлатачак дигән сүз.

Мәскәүнең андый ихтималдан куркуын аңлап булса да, уйга, димәк Русия Украина я Грузия белән мөмкин проблемаларын корал кулланып хәл итү хакында уйлана дигән фикер дә килә.

Шуның сүрәтендә Киев һәм Тифлиснең ни өчен НАТОга шул кадәр омтылуы аңлашыла төшә.

Украина да, Грузия дә асылда Бухарест очрашуында НАТОның Әгъзалыкка ирешү планын алуга өметләнгән иде. Әмма бу әлегә булмый калды - НАТОның кайбер әгъзалары, җөмләдән Франция һәм Германия, алар әле тулы әгъзалыкка әзер түгел дип, Украина һәм Грузиягә андый план тәкъдим итүгә каршы чыкты.

Ләкин икенче яктан Киев тә, Тифлис тә киләчәктә бу бик мөмкин эш дигән ныклы гарантияләр алды. НАТОның баш секретаре Яап де Һооп Схеффер моны пәнҗешәмбе дә әйтте, җомга көнне Украина президенты Виктор Ющенко белән очрашканда да кабатлады. Тиешле реформалар үткәрү һәм әгъза булу эшендә НАТО Украинага һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк, диде баш секретарь де Һооп Схеффер.

Шушы ике илнең НАТОга керүгә әзерлеген хәзер декабрьдә узачак очрашуларында НАТО дәүләтләренең тышкы эшләр министрлары тикшерәчәк. Украина президенты Ющенко үз иленә Әгъзалыкка ирешү планы нәкъ шунда бирелер дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG