Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта христиан дин әһеле үтерелде


Бүген Багдад үзәгендә, үз өйе янында христиан дин әһеле атып үтерелде.

Гыйрак иминлек көчләре Изге Петр Чиркәве дип аталучы дини төркем әһеле Йосыф Гаделгә үз өйе янында үтеп баручы машинадан ут ачканнар дип хәбәр итә

Иминлек хезмәткәрләре бүген Багдадның көнчыгышындагы Садр Шәһәре районында автобуста бомба шартлап кимендә 3 кешене үтерде дип белдерә. Ул шартлаудан тагын 16 кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG