Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:10

Зимбабведа оппозиция адвокатлары мәхкамәгә кертелмәмәде


Зимбабве башкаласы Һарареда кораллы полиция оппозиция адвокатларын Югары мәхкамәгә кертмәде.

Морган Цвангирайның Демократик Үзгәреш Хәрәкәте адвокатлары Югары мәхкамәгә мөрәҗәгать итеп сайлау рәсмиләренә узган атнадагы сайлау нәтиҗәләрен кичекмәстән игълан итәргә кушуны сорамакчы иде. Сайлау нәтиҗәләрен игълан итүнең кичегүе нәтиҗәләрне әвеш-тәвеш китерү турында төрле шикләнүләргә сәбәп булды.

Аңа кадәр Демократик Үзгәреш Хәрәкәте президент Роберт Мугабеның һәм аның фиркасенең тавышларны санауда хәрәмләшүләр оештыру мөмкинлеге арта дип халыкара җәмәгатчелектән ярдам сораган иде.

XS
SM
MD
LG