Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монтенегро президент сайлый


2 ел элек Сербиядән аерылган Монтенегрода бүген беренче президент сайлау үтә.

Бу сайлауда Социалистлар демократик партиясе вәкиле, хакимияттәге президент Филип Вуянович җиңеп чыгар дип фаразлана.

Калган тавышларны либерал Үзгәрешләр өчен Хәрәкәт вәкиле Небойса Медоевич белән Сербия яклы Андрия Мандич һәм Срдян Милич бүлешер кебек.

Сербиядән аерылганнан соң Монтенегрода зур икътисадый үсеш башланды.
XS
SM
MD
LG