Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран икътисад министры инфляция өчен хөкүмәтне гаепли


Иран икътисад һәм финанс министры Давыт Даниш Җәфәри хөкүмәт инфляцияне контрольдә тота алмады диде.

Рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы министрның "күпчелек икътисадый өлкәләрдә хөкүмәтнең эше уңай булды дигән үзәк банк хисабына карамастан, аның инфляцияне киметү планы тормышка ашмады," – дигән сүзләрен китерә.

Үзәк банк Ирандагы ел ахыры 19 мартка инфляциянең 18.4 процентка җитүен белдерде. Былтыргы инфляция 13.5 процент булды дип хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG