Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш-Путин очрашуында фикер аермалыклары бетерелмәде


Буш белән Путин Сочидагы матбугат очрашуында
Буш белән Путин Сочидагы матбугат очрашуында

Сочида үткән очрашуда АКШ һәм Русия президентлары Джордж Буш белән Владимир Путин Көнчыгыш Европадагы ракета калканы проектына бәйле каршылыкларны бетерә алмаса да, компромисс эзлиячәкләре турында белдерү имзалады.

Сөйләшүдән соң уртак матбугат очрашуында Путин Мәскәү АКШның Чехиядә ракета радарлары, Польшада бәреп төшерүче ракеталар урнаштыру ниятенә каршы булып кала диде.

"Әлбәттә, без бу очрашуны барлык үткен мәсьәләләр турында ачыктан-ачык, протоколларсыз сөйләшү өчен файдаландык. Беренче чиратта озын мөддәтле стратегик тотрыклылыкка һәм халыкара иминлеккә бәйле мәсьәләләр. Яшермим, иң кыен мәсьәләләрнең берсе Европада ракетадан саклану мәсьәләсе булды. Хикмәт сүз сайлау, дипломатик җөмләләр табуда түгел, ә бу проблеманың үзендә. Аңлаешлы итеп әйтәм, Американың бу планына карата безнең принципиаль мөнәсәбәтебез үзгәрмәде," - диде Путин.

Шул ук вакытта Русия президенты ике тарафның бу турыда ахыр чиктә килешүгә ирешә алуына сак кына отпимизм белән каравын әйтте һәм АКШның ышаныч булдыру тәкъдимнәре тормышка ашырылса, мөһим һәм файдалы була ала диде.

"Һәм без бүген тагын бер мәртәбә американ партнерларыбызның безнең борчылуларыбызны аңлавын гына түгел, ә чын күңелдән аларны бетерергә тырышуларын да күрдек. Бу беренчедән. Ә икенчедән, ахыр чиктә килешәчәгебезгә мин сак оптимизм белән карыйм. Мин килешүгә ирешү мөмкин дип исәплим," – диде Путин.

Ул шулай ук атом коралларын конрольдә тоту турындагы СТАРТ килешүенә алмаш килешү әзерләү мәсьәләсендә дә фикер аермалыклары кала диде. Шул ук вакытта аның әйтүенә, президентлар киләчәктә АКШ-Русия мөнәсәбәтләрендә юлкүрсәткеч булачак стратегик кысалар турында килешкән.

Бу очрашу алдыннан Бухарестта үткән НАТО саммитында НАТО илләре җитәкчеләре Украина белән Грузияне ахыр чиктә НАТОга әгъза итеп алу мәсьәләсен ачык калдырган иде.

Путин тагын бер мәртәбә Русиянең бу планнарга каршы булуын әйтте.

"НАТОны гади, техник киңәйтү сәяси гамәл дип исәплим. Ул Русияне кимендә дошман бип исәпләүче иске мантыйкка нигезләнә," - диде Путин.

Русия бу ике илне НАТОга алуны турыдан-туры үзенә янаучы куркыныч дип исәпли.

АКШ президенты Буш исә Мәскәүне ракета калканы системасының Русиягә каршы юнәлтелмәвенә ышандыру эшен дәвам итәргә кирәк, Салкын Сугыш инде тәмамланды диде.

"Без үзара мөнәсәбәтләрдә Салкын Сугыштан котылу өчен күп вакыт сарыф иттек. Ул инде бетте, тәмамланды. Һәм бу мөнәсәбәтләрдә төп сорау "Без Салкын Сугышны артта калдыру өчен бергәләп эшли алабызмы" дигән сорау," – диде Буш.

Буш ышаныч булдыру чаралары Русиянең борчылуларын бетерәчәк диде.

АКШ президенты әйтүенчә, ике җитәкче шулай ук үзара диалогны көчәйтү турында да килешкән.

"Бүген без Кушма Штатлар белән Русиянең булырга мөмкин ракета куркынычларына җавап бирү өчен Русия, АКШ һәм Европа бертигез дәрәҗәдә катнашкан система булдырырга теләве турында килештек. Бу куәтле һәм мөһим стратегик караш," - диде Буш.

Очрашуның икътисадый ягына килгәндә, Буш Русиянең Дөнья Сәүдә Оешмасына һәм Икътисадый Хезмәттәшлек вә Тәррәкыять оешмасына кушылу теләген хуплавын әйтте, Русия белән сәүдәне андагы кеше хокуклары торышына бәйләүче салкын сугыш чорыннан калган канунны бетерү яклы булуын белдерде.

Русиянең киләчәк президенты Дмитрий Медведев белән Буш аерым очрашты. Очрашудан соң ул Медведевтан беренче тәэсирләренең уңай булуын әйтте.

Медведев АКШ-Русия мөнәсәбәтләрен үстерүне дәвам итәргә теләвен белдерде.

"Узган 8 елда сез һәм президент Путин Русия-АКШ мөнәсәбәтләрен үстерү өчен күп эшләр башкардыгыз. Русия-Америка мөнәсәбәтләре ул дөньядагы иминлек өчен төп фактор. Вазыйфага керешкәннән соң мин үзара мөнәсәбәтләрнең тагын да үсүен, тукталышларсыз, сезнең белән нәтиҗәле эшләргә теләр идем," - диде Медведев.

Путин үзенең премьер-министр вазыйфасына күчүеннән соң тышкы сәясәтне президент васыйфасын алган Медведев билгелиячәген әйтте.
XS
SM
MD
LG