Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:19

Петербур аквапаркына 37 мең сум җәза билгеләнде


Петербур - "Вотервиль" аквапаркына 37 мең сумлык җәза билгеләнде. Анда март азагында ял итәргә килүчеләр агуланган иде.

Роспотребнадзор күзәтүчеләре суда хлор маддәсенең артык булганын ачыклаган. Мәхкәмә карары белән аквапарк эше 1 айга туктатылган.

Бассейнга керүче 200дән артык кеше хлор белән агуланып хастаханәгә салынган иде.

XS
SM
MD
LG