Accessibility links

Кайнар хәбәр

8 майда Путинны премьер-министр итеп билгеләү каралачак


Мәскәү - Русиянең Дәүләт Думасы 8 майда Владимир Путинны премьер-министр итеп раслауны көн тәртибенә куя. Бу хакта Дума рәисе Борис Грызлов хәбәр итте.

Президент итеп сайланган Дмитрий Медведев инаугурациясе 7 май үтәчәк. Узган елның декабрь аенда Путин "Бердәм Русия" корылтаенда Медведев президент итеп сайланса, үзенең хөкүмәтне җитәкләргә әзер булуы турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG