Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Мөселман табиблары татар тыйб академиясен ачу идеясы белән чыкты. Кытайныкын, Аюрведа яки “ЗОЖ”ныкын гына кулланмыйк, ди алар.

“Татар халык тыйб академиясын төзү вакыты җитте. Ник без кытай тыйбабәтен, Аюрведаны яки “ЗОЖ” кебек урыс-совет чыганакларны гына кулланабыз? Үзебезнең дә менә дигән табиблек һәм профилактика мирасыбыз бар.”, - ди “Азатлык” радиосына Татарстан мөселман табиблары берләшмәсе рәисе Камил Зарипов. Ә тыйбабәт ул - табиблек кенә түгел. Ул имчелекне дә, шифалы матдәләрне дә, профилактика һәм чисталыкны да, дәвалауны да, дәвалануны да үз эченә алучы өлкә. Казанча әйтсәк: медицина.


Татарстан мөселман табиблары берләшмәсе корылтае узды

Казандагы медицина хезмәткәрләре йортында Татарстан мөселман табиблары берләшмәсе корылтае узды. Анда татар халкы, аның рухияте һәм бәдән саулыгы, киләчәге турында сөйләштеләр. Халык тыйбабәте академиясын кору идеясы турында Татарстан мөселман табиблары берләшмәсе рәисе Камил Зарипов сөйләде.

Беткә баткан вакытында Көнбатышка нинди китап ярдәмгә килгән?

Көнбатышта инквизиция чорында халык бет, корчаңгы кочагында юынырга да теләмичә яшәгән дип сөйлиләр. Зыялы катлам кешеләре Урта гасырларда Әбүгалисинәнең шәрыктан килгән “Шифаи-Тыйб” китабы аша медицинага ишек ачкан, дәваланырга, сакланырга өйрәнгән. Бу тарих. Хәзер инде Европа илләре алда бара, анда фән дә, тыйб өлкәсе дә алдынгы. Ә мөселман табиблары, замана, европалы (классик) тыйб (тыйбабәт) нигезендә барыбер Әбүгалисинә салган ысуллар ята, дип саный.

Татарча тыйб китапханәсе кирәк

“Әбүгалисинә мирасын Каюм Насыйри басмага салып татарга да кайтарган булган. Шулай ук бик күп китаплар бездә гарәп әлифбасында чыккан булган. Совет чорында да шактый санда табиблек яки тыйб китаплары чыкты. Аларны да кемдер тупларга тиеш. Без мөфтияткә шул китапханәне тупларга киңәш иттек”, - дип сөйли Камил Зарипов. Татарстан мөселман табиблары берләшмәсе рәисе шулай иттереп туган телнең фәнни, медицина теле булуын расларга теләде.

Татарстан мөселман табиблары берләшмәсе рәисе Камил Зарипов мөселман табиблары активистлары соңгы елларда чыгарган татарча табиблек китаплары турында да сөйләде. Зарипов, дини һәм милли йолаларның татар халкы сәламәтлеге сагында торуын искәртә. "Гигиена, профилактика өлкәсендә татарлар башкалардан бер башка югары булган. Динебез дә, телебез дә халкыбыз рухын, тәнен саклаган, чирдән йолып торган", - ди ул. Моны раслап, Казанда яшәгән алман (герман) табибы Карл Фукс, татарлар башкалардан чистарак, сәламәтрәк тормыш рәвеше алып бара дип язып калдырган.

Патшаларга рәхмәт укып

Шулай ук корылтай халык сәламәтлегенә әллә ни тәэсире була алмаган кебек күренгән әйберләрсез дә уза алмады. Татарстанга хас булган нәрсә, патшалар һәм халыклар дуслыгына мәдхия җырламыйча да булдыра алмадылар.

XS
SM
MD
LG