Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:34

Парижда Олимпия уты йөрешенә каршылык булды


Париж – Кытайның Тибет сәясәтенә каршы чыгыш аркасында бүген Франция башкаласына килгән Олимпия уты сүндерелергә мәҗбүр булды. Полиция, ут иминлек сәбәпләреннән сүндерелде, дип хәбәр итте. Протест белдерүчеләр богау итеп сүрәтләнгән Олимпия боҗралары төшкән кара байракны Эйфель манарасыннан ташлады. Шәһәрдә Олимпия уты йөрешен туктатырга тырышкан 5 кеше кулга алынды.

Якшәмбе көнне Лондонда утны кулга эләктерү һәм аны сүндерү омтылышы булды. Халыкара Олимпия Комитеты президенты Жак Рогг, бу хәлләргә борчылу белдерде һәм Тибет мәсәләсенә "тиз һәм тыныч чишелеш" табарга чакырды.

XS
SM
MD
LG