Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:10

Петербурда Мативенкога "һөҗүм оештыручылар" акланды


Петербур – Җәмәгать мәхкәмәсе Петербур губернаторы Валентина Матвиенкога һөҗүм оештыруда гаепләнгән 3 кешенең гаебе юк, дигән карар чыгарды. Тимур Сәетгәрәев, Равил Моратов һәм Владислав Богданов утырыштан соң ук иреккә чыгарылды.

"Гаепләүче як бер нинди дәлилләр дә китермәде, җәмәгать мәхкәмәсе гадел карар чыгарды," – диде адвокат Владислав Латинский.

Хокук яклаучылар баштан ук бу эшнең "сәер" булганын билгеләп килде. Җәмәгать мәхкәмәсе карары нигезендә Петербур шәһәр мәхкәмәсе 14 апрельдә үз карарын чыгарачак. Гаепләүче якның бу карарга 10 көн эчендә каршы чыгу хокукы бар.


XS
SM
MD
LG