Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

Кредит алу сыерсыз гына калдырса икән…


Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагын үстерү юнәлешендә иң популяр эшләрнең берсе шәхси эшмәкәрләргә кредитлар бирү, бирдерү. Бу көннәрдә Кукмара районында иң арзанлы кредит бирүче дип саналган “Россельхозбанк” тан акча алучылар кыен хәлдә калган.

Кукмара районы халкының : “Каравыл, талыйлар!!!”- дигән тавышлары әлегә ишетелми - ишетелүен. Башка эшләре күп, яз җитте бит. Алар өчен үзен ирекле журналист дип атаучы Искәндәр Сираҗи “Татарстан яшьләре”ң соңгы санына (5 апрель, 2008ел) “Каравыл, талыйлар!!!”- дип мәкалә язып чыкты. Монда мисал итеп Кукмара районының Купка авылында шәхси хуҗалык тотучы Илфат Гыйльметдиновның “Россельхозбанк” тан 14 процентлы кредит алып, ахыр чиктә аның 19 процентка җитүе, ахыры әле шраф түләү белән тәмамланырга мөмкинлеге языла.
Шәхси хуҗалык тотучы авылда иң актив кеше икән, абзар тулы мал-туар, санап китсәк: 3 баш сыер, 6 үгез, 2 ат, кош-котрлар. 18 гектар җир. Шуңа өстәп алар әле итек тә басалар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Ир белән хатын бу эшләрнең күбесен үзләре генә эшли, җәен каладан уллары ярдәмгә кайта. Кызлары 10 сыйныфка җиткән, эшкә ярый диләр. Әле бу гаилә күптән түгел генә республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “авыл хуҗалыгын үстерү” проектында актив катнашкан өчен дигән "рәхмәт хаты" да алган.
Менә шундый тырыш ояның хуҗасы хуҗалыкны ныгытырга дип “Россельхозбанк”тан кредит алырга тәвәкәлли. Әлеге төр кредитлар инде 2006 елдан бирелә башлый. Монда акчаны 14 процент ставка белән аласың икән, шуның 10 процентын дәүләт каплый, акча алучыга нибары 4 процентын гына түлисе кала. Менә шушы сүзләрне истә тотып без сөйли башлаган фермер Гыйльметдинов банктан 150 мең сум акча ала.
Кредит алучы булган бурычларын каплый да, лапасын киңәйтергә ниятли. Тик бер көнне боларга салым органныннан кешеләр килеп: “Сез абзарыгызны 2005 елда ук төзегәнсез, ә кредитны 2006 да алгансыз. Килешүне бозгансыз. Хәзер сезгә кредитны елына 19 процент өстәмә белән түләргә туры киләчәк!”- дип китәләр. Хуҗалык тотучыны прокуратурага да чакырталар, анда Гыйльметдиновтан җинаятьче кебек сораулар алалар. Кысканы аны “ялган” юл белән акча алган дип гаеплиләр.
“Ә бит әле абзарымны төзеп тә бетерә алмадым!”- дип аптырый Илфат Гыйльметдинов. “Елына 19 процент түлисе булса, мин аны тартып бара алмаячакмын!” - ди хуҗалык тотучы. Аңа ике юл кала: машинасын сатырга, малларын суярга. Ә ул кредитны түләгәндә бер сыер һәм бер аты белән саубуллаша инде.
Бу хәбәр күрше - тирәгә, район халкына да тарала. Барсыда тизрәк теге банктан алган кредитларыннан котылыр өчен малларын суяп сата башлый. Чөнки Гыйльметдинов кебек көчле хуҗалыкка бәйләнгәнне безне генә тынычлыкта тотмаслар дип куркына халык.
“Бит бу банктан акча алып тору, авыл хуҗалыгын үстерергә юнәлгән иде бит, киресе килеп чыга түгелме соң?!” - ди язма авторы. Ә без әйткән хуҗалык тотучы абзый инде төшенкелеккә бирелгән, булган малларын таратырга да риза. Моңа охшаш эшләр, башка районнарда да күзәтелә ди үзләрен әйтергә теләмәгән чыганаклар. Кыскасы шул, авыл халкы дәүләт ярдәме буласына ышанмый башлаган, һәрхәлдә Кукмарада шулай күренә.

XS
SM
MD
LG