Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:27

Сембер халкына “Асыльяр” җыр-бию театры күркәм тамаша бүләк итте


Концерт башланганчы ук Алсудан: “Евровидение аша татар җырын яңгыратуга ничек җөрьәт иттең?” дип сорарга форсат табылды.
“Башта “Азатлык” радиосының тыңлаучыларына кайнар сәламнәремне җиткерим әле. Федераль телевизион каналда татар җыры яңгыравы минем өчен зур шатлык. Татар моңына-җырына тугры булып калыйк. Бу- беренче карлыгач кына әле. Димәк, анда катнашу гына да үзе үк зур җиңү.
Алла боерса. Хәзер инде татар моңына, татар җырына битараф булмаган сәнгать кешеләре милләтебезнең байлыгы булган татар җырын, татар моңын башка халыкларга да җиткерергә омтылсыннар иде”.,-диде ул.
Кыю кыз кыю адым ясаган. Бу “яланаяклы кыз” үпкәли күрмәсен, әмма талантларга бай татар халкының аннан күпкә моңлырак җырчылары бихисап бит. Бу яшь кенә кыз салган сукмакны даими таптый башлап, татар сәнгатькәрләре үзләренә һәм татар моңына олуг юл ачарлар, башкаларны да татар моңы белән таныштырырлар, дип өметләнәсе килә.
Әйтергә кирәк, Алсуның тавышы милли мелизмга бай дип булмый.
Күрше ханым: “Флүрә Сөләйманова дәрәҗәсенә ераа-а-ак әле бу кызга” - дип, аны кызганыбрак та утырды. Югыйсә, аңа да Хак Тәгалә моң биргән, татар моңына хас мелизм дигәне җитенкерәмәсә дә. Хәер, “заманча” дип аталучы җырларда монысы әллә ни сизелми дә.
Ә менә Башкортостан егете Руслан Хисаметдинов тамашаны чын милли моң белән бизәде. Тик ул ике җыр белән генә чикләнде. Моңа инде аның чакырылган кунак сыйфатында гына катнашуы “гаепледер”.
Алсу-Асылъяр турында исә мәгълүмәт чараларында да сүз күп булды. Ә менә “Асыльяр” исемле Җыр-бию театры турында Сембер халкы әллә ни хәбәрдар түгел иде. Бәлки шунлыктандыр да, залның өчтән бер өлеше буш иде. “Театр” сүзе – үзе үк зур таләпләр куя. Мондый атамага шикләнеп караучылар да булгандыр. Әмма коллектив бу сүзне чын мәгънәсендә аклады да: барча артистлар катнашлыгындагы чын театраль тамаша аеруча бизәде кичәне. Музыкантлар да, биючеләр дә, бигрәк тә алып баручылар Данир Сабиров белән Азат Фазылҗан – бер җан-бер тәндәй көлкеле дә, тирән мәгънәле дә театральләштерелгән тамаша бүләк иттеләр.
Соңыннан, концертның бу өлешенә соклану белдереп, Данир Сабировтан: “Аның сценариен кем төзеде һәм кем тамашаны сәхнәләштерде?” - дип сорау мөмкинлеге табылды. Менә җавабы:
“Сценарийларны төзүчебез директор -продюссорыбыз Аида Садеева инде. Әмма без аны коллектив хезмәт, дип саныйбыз, чөнки автор һәр үзгәртү, өстәлмәләр турындагы тәкъдимнәргә тирән ихтирам күрсәтә, һәм уңышлы дип табылган тәкъдимнәрне, бергәләп тикшереп, сценарійга кертәбез. Ә директор коллектив сүзенә тирән ихтирам белән карый.
Бөеклек җире киң таралган заманада нәкъ шунысы аеруча гыйбрәтле һәм кыммәтледер дә инде. Димәк, Аида ханым Садеева яхшы сәнгать остасы гына түгел - яхшы кеше дә, дигән фикер туарлык. Үзен күрергә насыйп булмаса да.

XS
SM
MD
LG