Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Олимпия уты низаг утына әйләнде


Бәйсез Тибет тарафдары Парижда протест белдерә

Бәйсез Тибет тарафдары Парижда протест белдерә

Олимпия уты юлында протест чаралары көчәя. Кытайга протест белдерүчеләр юлны ябырга, утны сүндерергә тырыша. Дүшәмбедә Парижда юлның бер өлешен аутобуста үтергә мәҗбүр булдылар.


Гадәттә олимпия уты дөнья буйлап халыкның иъгтибарын алда көтелгән Олимпия уеннарына җәлеп итү өчен яртелә. Бу юлы олимпия уты низаг утына әйләнде.

Һәр урында диярлек аны Кытайда кеше хокуклары бозылуга протест белдерүчеләр каршы ала. Алар утның юлына төшә, аны сүндерергә тырыша, "Азат Тибет!", "Коммунистик Кытайга юк!" дигән шигарләр кычкыра.

Хокук активистлары Пекинны Олимпия уеннарын үткәрү хокукын алганда биргән вәгъдәләрен үтәмәүдә гаепли. Мисал итеп узган ай Тибетта булган хәлләрне китерәләр.
Лондонда утны тартып алырга теләүче тоткарланды

Якшәмбедә Лондонда бер протест белдерүче утны спортчының кулыннан тартып алырга, икенчесе утны сүндерергә тырышты.

Дүшәмбедә олимпия уты Франция башкаласына җитте. Анда да шул ук хәл кабатланды. Оештыручылар утны вакытлыча сүндереп, аны аутобуска куеп алып барырга мәҗбүр булды.

Рәсмиләр, иминлек чаралары күрергә тырыша. Утны саклауга 3 меңләп полиция хезмәткәре җәлеп ителде. Алай да, шәһәрнең рәсми бинасына "Париж бар дөнья буйлап кеше хокукларын яклый" дигән шигар эленгән иде.

Ул арада Европада рәсмиләр бу уеннарның ачылу тантанасында катнашырга тиешме, дигән бәхәс куера. Беренче булып бу мәсьәләне Николя Саркози күтәрде.

"Генерал де Голь Кытайны таныганда үз эченә Тибетны алган Кытайны таныган иде. Хәттә Далай Лама үзе дә бәйсезлеккә өндәмәвен, уеннарны бойкот итергә чакырмавын әйтә. Дәүләт башлыгы буларак мин Президент Һу Җинтаоны җаваплылык күрсәтергә һәм диалог башларга сорадым" диде Франция президенты. Сез байкотны хуплыйсызмы дигән сорауга ул, андый ихтималны кире какмавын әйтте.

Германия канцлеры Ангела Меркель Пекинга бармаячагын белдерде. Британ премьеры Гордон Браун һәм Американ президенты Джордж Буш әлегә бару ягында.
Жак Рогге

Халыкара олимпия комитеты президенты фикеренчә, бу мәсьәләне һәр җитәкче үзе хәл итергә тиеш.

"Бойкот турындагы бәхәсләр турында беләбез. Без моңа сәбәп күрмибез. Олешчә бойкот белдерү ниятләре бар. Аңлатма бирәсем килми. – ди Жак Рогге. – Пекинга бару-бармау мәсьәләсен һәр җитәкче үзе хәл итергә тиеш."

Төп сорау шул – протест белдерүчеләр Кытай җитәкчеләренә басымны арттыру максатына ирешә аламы, юкмы. Алар үзләре моңа өметләнә.

Киләсе форсатлары чәршәмбедә Сан Францискода була. 8 апрельдә олимпия уты анда килә.

XS
SM
MD
LG