Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәр газетасында яңа мөхәррир


Людмила Белоусова керәшен дөньясында танылган шәхес. Ул 1993 елдан башлап “Керәшен сүзе” газетасының 5 ел дәвамында баш мөхәррире булды. Чаллы керәшеннәр җәмгыятендә дә актив эш алып барды. Шушы газета чыгудан туктагач, Казанда “Татарстан дөньясы” газетасының Татарстандагы хәбәрчесе булып эшли. Узган ел оештырылган республика керәшен оешмасының башкаручы директор вазыйфасын да алып бара. Людмила Даниловна күптән түгел “Туганайлар” газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнде һәм ул кабат Чаллыга кайтты. “Азатлык” хәбәрчесе яңа билгеләнгән мөхәрриргә газетаның киләчәккә булган юнәлеше, гомумән керәшеннәрнең бүгенге активлыгы, халәте хакында берничә сорау бирде. “Керәшен сүзе” газетасы турында әйтеп киткән идек, сөйләшүне дә шуннан башладык:
“Керәшен сүзе”нә быел 15 ел тулган булыр иде. Кызганыч, хәзер ул 5 ел чыкмый. Бу газета халыкныкы иде. Шәхси газета булды. 2001-2002 елларда газетаның хәле авырайды. Учредительләребез бизнесменнар түгел, гади энтузиастлар иде. Ул вакытта керәшен җәмгыятенең дә бердәмлеге җитеп бетмәде. Шулай да “Керәшен сүзе”н халык яхшы кабул итте һәм хәзер дә аны хәтерлиләр булыр.
“Туганайларга” килгәндә, газета социаль мәсьәлә өстендә күп эшләде. Шәхесләрне күп күтәрде, авыллары белән элемтәсе яхшы иде. Минем карашка кимчелеге шунда булды – фән, мәдәният дөньясы читтә калды. Хәзер сыйфаты буенча ул бер баскыч менәргә тиеш. Шуның өчен галимнәребезне, мәдәният кешеләрен тартачакбыз. Авыллар өчен чыккан газета да кешене тәрбияләргә, күтәрергә тиеш. Керәшеннәрнең тарихы, сәнгате буенча материалларны күбрәк бирәчәкбез. Дәүләт органнары белән дә элемтәләрне ныгыту ягында без. Газета бөтен республикадагы керәшеннәрнең үзәгендә булып, аларның яктыртучысы, җанландыручысы булырга тиеш. Соңгы вакытта халык актив. Мин моны 2002 елдагы халык санын исәпкә алу белән генә бәйләмим. Бу – керәшен оешмаларының яхшы эшләвеннән. Узган ел май аенда яңа оешма төзегәч, урыннарда зур эш башладык. Җитәкчебез И.М.Егоров моңа мөмкинлек таба, эшебез әйбәтләнә. Казанда керәшеннәр өчен 2 катлы бина бирделәр. Керәшеннәрнең дәүләт ансамблен төзү турында хөкүмәт карары чыкты. Безнең тарихны өйрәнү буенча фәннәр академиясе белән сөйләшү бара. Бик күп галимнәр җәлеп ителде. 8 район үзәгендә керәшен оешмаларын төзедек. Алар хәкимият белән бергә эшли.”
Людмила Белоусованың “Туганайлар” газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнүен керәшеннәр ничек кабул итте? Ветеран журналист, Чаллы керәшеннәренең аксакалы Петр Емельянов болай ди:
“Без бу вакыйга хакында керәшеннәр җыелган урыннарда сөйләшкәләдек. Л.Белоусованың кире кайтып шушы газетаны җитәкләвен хуплыйбыз. Әйбәт, уңай күренеш дип бәялибез.”
XS
SM
MD
LG