Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:13

Свердловски өлкәсендә Мәүлид кичәләре


Бу көннәрдә Свердловски өлкәсе мөселманнарының Казыят идарәсе Мәүлет аена багышлап күп кенә чаралар уздырды. Екатеринбург шәһәренең Тынычлык һәм Дуслык йортында пәйгамбәр Мөхәммәт салләлаһу галәйһи вәс сәламнең тормыш юлына багышланган зур гына кичә оештырылды. Кичәгә мөселман динен тотучы төрле милләт вәкилләре чакырылган иде. Алар арасында татарлар, башкортлар, таҗиклар, кыргызлар, казахлар, әзербайҗаннар бар иде. Первоуральски шәһәре имамы Әкмал хәзрәт кичәнең максаты турында болай дип сөйләде:
“Барлык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән Мөхәммәт с.г.в. нең тормыш юлын видео-фрагментлар ярдәмендә күрсәтеп, җыелган халыкка үгет-нәсихәт, вәгазь итеп уздырырга уйладык бүгенге кичәне. Аллаһе Тәгалә әйтте, кыямәт көненә кадәр безгә үрнәк булып Мөхәммәт пәйгамбәребез торыр диде. Аның тормышы турында күбрәк белсеннәр дидек”.
Мул итеп әзерләнгән чәй табыны янында танышып, гәпләшеп алганнан соң, җыелучылар игътибарына “Рисалә” исемле нәфис фильмнан өзекләр тәкъдим ителде. Русия мөфтиләр шурасының Свердловски өлкәсендәге вәкиле Руслан хәзрәт Нурмамбетов фильм барышында аңлатмалар биреп, пәйгамбәребезнең тормышы турында бәян итте. Казыят идарәсе тарафыннан чыгарыла торган “Хакыйкать” исемле газета мөхәррире Фатыйх хәзрәт Гарифуллин мондый чараларның әһәмиятен билгеләп, Перовуральски мәчете тарафыннан уздырылган зур чаралар турында сөйләп үтте.
Чынлап та, мөселманнарны бергә җыйнап, җылы, дустанә очрашулар оештыру, андый очрашулар барышында файдалы мәгълүматлар бирү бик кирәкле чара икәнлеге бәхәссез. Бигрәк тә яшьләрне дингә тарту мәсьәләсендә андый очрашуларның әһәмияте зур. Мәүлет ае көннәрендә Казыят идарәсе һәм “Яшен” исемле татар яшьләре оешмасы бергәләп татар яшьләренең мәчетләр буйлап сәяхәтен оештырды. Өч автобус тулы татар яшьләре Югары Пышма шәһәренең “Әл-Бухари” мәчетендә һәм Первоуральски шәһәренең җәмигъ мәчетендә булдылар. Мәчеттә аларны мөлаем йөзле дин әһелләре кабул итте. Алар бу мәчетләрнең тарихы, архитектура үзенчәлекләре белән таныштылар, ислам дине буенча үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптылар. Яшьләрне ислам дине тарихы, аның асыллары, Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы, намаз уку тәртибе һәм башка күп сораулар кызыксындыра иде. Әйтергә кирәк, “Яшен” яшьләр оешмасы әгъзаларының күпчелеге югары белемле, яисә югары уку йортларында белем ала. Аларны туган милләтләренең үзенчәлеген, тел, дин тәртипләрен өйрәнү теләге берләштерә. Мәчеткә килүләренең сәбәпләрен дә алар русчалап-татарчалап болай дип аңлаттылар:
“Мәчет тирәсендә һәр адым савап дип аңлаттылар безгә. Кан тарта күрәсең, безгә монда бик рәхәт. Элегрәк мәчет яныннан узганда да сокланып карап, белгәннәребезне укып китә идек. Ә инде бүген, мәчетләргә экскурсия ясарга уйлагач, барлык белгән мөселман яшьләрен чакырдык”.
Яшьләр туган телләрен ныграк өйрәнү нияте белән Татар теле клубы оештырганнар. Клубка җыелган вакытларында күбрәк татарча сөйләшергә тырышалар. Казандагы “Үзебез” яшьләр оешмасы тарафыннан оештырылган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе турында ишетеп беләләр. “Яшен” яшьләр оешмасы җитәкчесе Сирин Зарипов сөйләвенчә, андый акцияне Свердловски өлкәсендә дә уздырып карау нияте бар икән.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясен 26 апрель көнне Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге тарафыннан уздырылачак Татар теле бәйрәме кысаларында оештыру күздә тотыла.
Свердловски өлкәсендә яшьләр хәрәкәтенең болай яңарып китүе зур куаныч. Руслан хәзрәт Нурмамбетов, Әкмал хәзрәт кебек яшь дин әһелләре белән бергәләп милли хәрәкәтнең яшь энтузиастлары шундый чаралар оештырып торганда, татар милләте картаймас.

XS
SM
MD
LG