Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр идарәсенең яңа рәисе итеп Салават Сәгыйтов билгеләнде


Башкортстанда кадрлар алыштыру бара. Башкортстан Президенты сүзчесе билгеләнүен хәбәр иткән идек. Бу урынга заманында балта остасы булып эшләгән Азамат Габдрафыйков билгеләнгән иде.

7нче апрель дәүләт сәясәте буенча яшьләр идарәсенең башы яңартылды. Яңа рәис итеп Салават Сәгыйтов билгеләнде. Ни гаҗәп, ул моңа кадәр балта остасы да, хәтта ташчы да булып эшләмәгән. Сәгыйтов Уфа шәһәренең яшьләр идарәсе рәисе иде. Ул социология фәннәре кандидаты, яшьләрнең фән һәм техника буенча республиканың Шәехзадә Бабич исемендәге бүләге иясе. Моңа кадәр республика яшьләре җитәкчесе булган Юлай Ильясовның вазыйфасыннан алынуын башка эшкә күчү белән аңлаталар.

Бу атнада хөкүмәт җитәкчесенең дә алмашынуы бар диләр. Республиканың Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов ялга китеп, аның урынына бүгенге көндә җир һәм милек министры йөген тарткан Раил Сарбаев билгеләнәчәк. Шулай дип “Независимая газета” хәбәр итә. Аңа караганда, моңа Мәскәүнең ризалыгы алынган. Бу 10нчы апрель булачак корылтай утырышында каралыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG