Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трибунал хөкемгә әзерләнә


Башкортстанда февраль аенда җәмәгатьчелек трибуналы төзелгән иде. Аны кайбер җәмәгатьчелек, кеше хокуклары яклау оешмалары, фирка бүлекчәләре оештырган иде. Әлеге трибунал беренче эш итеп Башкортстан Президенты һәм аның тирәсендәгеләрнең соңгы 18 елдагы эшчәнлегенә хокукый бәя бирергә әзерләнә. Бу турыда әлеге трибуналны оештыручыларның берсе - Николай Швецов белдерде. Ул :

“Русия Конституциясен, республикада яшәүче халыкларның Конституция хокукларын яклаячакбыз. Шуңа трибунал оешуга Идел буе федераль округы аппаратында һәм Башкортстан прокуратурасында уңай бәяләделәр”,- дип белдерде.

Швецов сүзләренчә, трибунал халыкара хокук мәсъәләләрендә Америка, Франция һәм Канада экспертларын да җәлеп итәчәк. Әлбәттә, төп белгечләр Русия Фәннәр академиясе, Русия Дәүләт Думасы һәм Жәмәгать палатасы вәкилләре булачак.
XS
SM
MD
LG