Accessibility links

Киләчәктә Олимпия уты йөреше туктатылырга мөмкин


Пекин - Халыкара олимпия комитеты Олимпия уты йөрешен киләчәктә туктатырга мөмкин. Бу мәсәлә бу атнада комитетның Пекинда үтәчәк утырышында каралачак.

Кичә Парижда иминлек сәбәпләреннән ут ике мәртәбә сүндерелде. Кытай хакимиятләренең Тибеттагы сәясәтенә каршы чыгучылар протест чарасы уздырды. Шундый ук чара Лондонда узды. Чәршәмбе көнне Олимпия уты Сан-Францискога килә, анда да каршылык белдерүчеләр җыелыр, дип фаразлана. Барлыгы Олимпия уты 20 ил аша үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG