Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:55

АКШта дини сектадан 500 бала һәм хатын-кыз коткарылган


Вашингтон - Американың Техас штатында дини секта яшеренгән утардан 500ләп бала һәм хатын-кыз коткарылган. Штатның көнбатышындагы бу яшерен урынны полиция 16 яшьлек бер кыз шалтратып, үзенең көчләнгән булуын әйткәч тапкан.

Секта яшеренгән бу утар мормоннардан бүленеп чыккан бер дини төркемнеке булганы ачыкланган. Полиция яшеренгән башка балаларны эзләүне дәвам итә.

XS
SM
MD
LG