Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парламенттан куылган әфган ханымы үз урынын кайтару өчен көрәшә


Узган ел бу ханым депутатларны мал көтүенә тиңләде. Моның өчен аны парламенттан кудылар. Әфганстанда үз сүзен әйтергә курыкмаган Малалай Җоя көрәшен дәвам итә.


Аны Әфганстандагы "иң батыр" хатын-кыз дип атыйлар.

Узган елның май аенда аны депутатларны кыерсытуда гаепләп парламенттан куганнар иде. Хәзер Җоя кире үз урынына кайтыр өчен көрәш алып бара. Үзенең парламенттан куылуын ул сүз иреге, демократик кыйммәтләрнең һәм Әфган конституциясенең бозылуы дип саный.

"Кире кайту эшләрен мин иминлек сәбәпләреннән озак башламый тордым. Шулай ук акча мәсәләсе дә бар иде. Адвокатлар мин түли алмаслык акча сорады," – диде Җоя.

Малалай Җоя элекке сугышчан төркем башлыкларының хәзер хакимияттә утыруларына кискен тәнкыйть белдерә. "Алар парламентта һәм хөкүмәттә утыру урынына хөкем ителергә һәм җәза алырга тиеш," – ди Җоя.

2007 елның маенда әфган депутатлары Җояны 3 елга эшеннән читләштереп парламенттан куу өчен тавыш бирде. Аның мөддәте исә парламентта 2010 елда бетә. Май аенда Толо телевидениесе каналына биргән әңгәмәсендә Җоя парламентны мал көтүенә тиңләде. Бу сүзе өчен ул соңырак гафу үтенмиячәген белдерде.

Әле күптән түгел 5 апрельдә биргән әңгәмәсендә дә ул әфган депутатлары арасында гадел булганнары бармак белән санарлык, дип элекке сугышчан төркем башлыкларына тәнкыйтен дәвам итте.

Эшнең башы...

Җоя Фараһ вилаятендә хатын-кызлар хәрәкәтен җитәкләгән. Беренче тапкыр ул анда 2003 елда Лоя Җирга исемле олы мәҗлесне кискен тәнкыйтләп чыкты.

Мәҗлес башлыгы Сибгатулла Моҗаддади Җояны "кяфер һәм коммунист" дип атады. Шул вакыттан бирле Җоя үзенә булган 4 һөҗүмнән исән калды. Әмма ул курыкмаганын, эшен дәвам итәчәген белдерде.

Малалай Җоя Иран һәм Пакыстандагы качаклар лагерьларында үскән. Әфганстанга ул 1998 елда Талибан чорында кайтып ятимнәр йорты һәм сәләмәтлек үзәге ачты. Соңырак ул Фараһ һәм һерат вилаятләрендә эшләгән хатын-кызларның хөкүмәттән тыш оешмасын җитәкли башлады.

Җоя парламенттан куылгач аны яклап урам җыеннары узды
Җояның адвокаты Мөһәммәд Заман аның парламентка кайтачагына ышана. Аның башка тарафдарлары исә моңа зур өмет багламый.

"Мәхкәмәнең нинди карар кабул итәчәген фаразлау әле бик иртә булса да, минемчә парламент мәхкәмәгә басым ясыячак. Парламент яки әфган хөкүмәте Малалайга каршы сәяси уен башларга мөмкин. Мисал өчен алар мәхкәмә эшен озакка сузырга мөмкин, шуның белән Малалай Җояның парламенттагы мөддәте бетәчәк," – диде Кабул Университетының хокук профессоры Насрулла Станакзаи.

XS
SM
MD
LG