Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каучукчыларның агулы һавасын 3 меңнән артык кеше сулый


Халык та үзенең киләчәге һәм сәламәтлеге өчен ваемсыз, куллану өлкәсендә күзәтү оешмасы, ягъни Роспотребнадзор да җитәрлек эшләми, сәнәгать оешмалары да канун боза.

Русия калаларындагы әйләнә-тирә мохитның нинди хәлдә икәнлеге белән кызыксына башласаң, әнә шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Якын-тирәдәгеләргә зыянлы парлар таратучы Казандагы 15 ягулык салу ноктасы хуҗалары бүгенге көндә ничек итеп кенә булса да санитар саклану аралыгын киңәйтү турында баш вата. Канунга күрә, бу аралык иң кимендә 50 метр булырга тиеш. Анда бензин парлары тирә-юньдәгеләргә зыян салмасын өчен агачлар үсү, яшеллек гөрләп тору мәҗбүри. Казан һәм районара табигатьне саклау прокуратурасы алга таба да канун бозучы мондый нокталарны ачыклауны дәвам итергә исәпли.
Рамил Әхмәтҗанов
Ә менә Казанның синтетик каучук җитештерү оешмасы белән аның тирәсендә яшәүчеләр арасында саклану өлеше бөтенләй юк дип әйтергә була. “Казан синтетик каучук җитештерүче оешма һавага елга 145 тонна зарар китерә торган матдәләр чыгара. Шул куркыныч урында яңа өйләр төзелә”,- дип белдердеКазан һәм районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Рамил Әхмәтҗанов. Әйләнә-тирәне пычратучы бу төтен эчендә 78 исемдә зыянлы матдә бар. Һәм шушы куркыныч һаваны 3100-дән артык кеше сулый икән. Чөнки аларның тораклары бу җитештерүче оешма янында. Ә оешма саклану аралыгы булдырмаган. Саклану боҗрасының киңлеге канунга күрә бер чакырымнан да ким булмаска тиеш. Прокуратура тикшерүеннән соң “каучук җитештерүчеләргә” канун бозып, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салуны бетерү өчен вакыт бирелгән. Рамил Әхмәтҗанов әйтүенчә, таләпләр үтәлмәгән очракта эш мәхкәмәгә тапшырылачак.
Әлеге афәттән котылуның ике юлы бар. Берсе- бу сәнәгать оешмасы һавага зарарлы матдәләр чыгаруны расланган таләпләргә туры килерлек итеп киметә ала. Икенчесе- якын-тирәдә яшәүчеләрне башка урынга күчерергә мөмкин. Билгеле булганча, икесе дә зур чыгымнар сорый.
Табиплар соңгы вакытта шундый зарарлы матдәләр таратучы ширкәтләр янында яшәүчеләр арасында яман шеш һәм башка авыруларның елдан-ел арта баруын әйтә. Халык үзе дә әлегә битараф. Түбәсеннән генә су үтмәсен. Ә нәрсә сулавына артык иске китми.
Әнә, Русиянең Череповец шәһәрендәге хәл игътибарга лаек, дип белдерә Рамил Әхмәтҗанов. Метал эшкәртү ширкәте тирәсендә яшәүчеләр Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә үк барып җитеп, рухый зыян килгән өчен акча да түләткән, башка җиргә күчеп яшәү өчен тотылган чыгымнарын да каплаткан.
Бер яктан гади халык үзенең хокукларын һәм әлеге хокукларны яклаучы кануннарны начар белсә, икенче яктан Татарстандагы Роспотребнадзор вәкилләре җиренә җитәрлек итеп эшләми. Мисал өчен, Азнакай шәһәрендә меңләп кешенең сәламәтлегенә зыян салучы дистәгә якын ширкәт бар. Әмма, андагы санитар табиплар тикшерүләр үткәреп бу хакта “чаң сугарга” ашыкмаган. Бу ваемсызлык турында шикаять Роспотребнадзорның Татарстандагы башлыгына җибәрелгән инде.
Тагын бер мисал. Биектау авылының санитар табибы үз белдеге белән, тикшерүләр үткәреп тормый гына, тирә-юньгә агулы матдәләр таратучы ширкәтнең зыяннан саклау аралыгын раслаган. Ә прокуратура бу документта канун бозылуны күреп аны кире каккан. Бүгенге көндә әйләнә-тирәнең ни дәрәҗәдә пычранганын сынау өчен һава алынып тикшерү үткәрелә. Ул бер ел дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG