Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Татарстан почтасы» өчен көрәштә Мәскәү җиңде


"Татарстан почтасы"
"Татарстан почтасы"

Берничә ел мәхкәмә эше алып барып та республика җитәкчелеге “Татарстан почтасын” “Русия почтасы” федераль дәүләт идарәсеннән саклап кала алмады.

«Коммерсантъ» газетасы язуынча, узган җомгада, Русиянең мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Леонид Рейман, президент Минтимер Шәймиев белән “Татарстан почтасын” “Русия почтасы”на кушу буенча сөйләшүләр алып барган. Нәтиҗәдә алар “Татарстан почтасын” федераль идарә карамагына күчерергә дигән карарга килгән.

Искә төшерик 2002 елда күп кенә төбәк почталары бер федераль идарәгә берләшкәч, Татарстан җитәкчелеге моңа каршылык белдереп чыккан иде. 2006 елда Русиянең югары арбитраж мәхкәмәсе “Татарстан почтасын” федераль идарә карамагына күчергә дигән карар чыгарган иде. Әмма Татарстан җитәкчелеге моңа риза булмыйча республика арбитраж мәхкәмәсенә шикәят белдергән. 2008 ел февралендә ул “Татарстан почтасын” “Русия почтасына” кушмаска кирәк дигән карарга килә, әмма Русия җитәкчелеге моны танымый.
XS
SM
MD
LG