Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җитәкчелеге Сингапурда укыячак


Сингапур харитәсе
Сингапур харитәсе

Сингапурда 3 нче Русия - Сингапур икътисадый форумы узды. Әлеге чара кысаларында республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин Сингапурның сәүдә һәм сәнәгать министры Ли Йи Шьен белән очрашты.

Сишәмбе, Татарстан хөкүмәтендә Марат Сафиуллин әлеге очрашуның нәтиҗәләре белән таныштырды.
«Биредә ике республика арасында элемтәләрне ныгыту турында сүз барды. Беренче эшләрдән булып без Татарстанда җитәкче даирәләрне Сингапурда укыту турында сөйләштек. Бу, күпләр уйлавынча, теория өлкәсендәге генә белем алулар түгел. Монда Татарстан җитәкчелеген Сингапурдагы сәнәгать оешмаларында практик яктан тәҗрибәле итү турында сүз бара. Әлегә безнең министрлык тарафыннан бу укуларның программасын төзү эшләре бара. Киләчәктә бу система буенча яшь белгечләр, студентлар, аспирантлар да белем туплыячак. Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге ел саен кадрларны әзерләү өчен 100-130 миллион сум сарыф итә», - ди Марат Сафиуллин.
Моннан тыш очрашу барышында Татарстанда инвестицияләр буенча агенство төзү турында сөйләшүләр барган. Министр сүзләренчә Сингапурның International enterprises Singapore оешмасы республикада мондый идарә төзергә ярдәм итәчәк. Әлеге оешма Сингапурның сәүдә һәм сәнәгать пулаты ролен үт. Бүгенге көндә ул якынча 35 ил белән тышкы икътисадый элемтәләр урнаштырган. Журналистларның күбесен бер сорау борчыды - яңа идарә ачу, бу тагын бюджет акчаларын юкка чыгару түгелме? Марат Сафиуллин моңа болай җавап бирде:
«Без әлеге оешманы икътисад министрлыгында эшләүчеләрнең санын киметеп төземәкче булабыз, финанс тәэмин ителүе дә бездән булачак. Яңа оешманың төп максаты - Татарстанны инвесторларга уңай итеп күрсәтү һәм бирегә аларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү. Шулай ук сингапурлылар Татарстанга сәфәр ясарга теләүләрен белдерде. Аларның беренче чиратта “Идея” технопаркы һәм “Алабуга” махсуз икътисадый зонасы белән танышасылары килә. Бүгенге көндә алар үзләренең кайбер проектларын Татарстан җирендә тормышка әзер инде, ди министр Марат Сафиуллин.
XS
SM
MD
LG