Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азия һәм Европа Берлеге вәкилләре очраша


Ашхабад - Төркмәнстан башкаласында бүген Үзәк Азия һәм Европа Берлеге илләре арасында хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшүләр бара. Европа илләрен тышкы сәясәт өчен җаваплы Бенита Ферреро-Вальднер вәкиллек итә. Очрашуда Төркмәнстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казакъстан катнаша.

Брюссельне ягулык өлкәсендә Русиягә бәйле булуны киметү өчен Үзәк Азия белән хезмәттәшлекне арттыру кызыксындыра. Шулай ук кеше хокуклары торышы турында да сөйләшүләр булачак.
XS
SM
MD
LG