Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патрушев һаман дошман эзли


ФСБ җитәкчесе Николай Патрушев
ФСБ җитәкчесе Николай Патрушев

Берничә ел элек чит илнең дини уку йортларында белем алган мөселманнарны, Русия өчен ят булган дини агымнарны илгә алып кайтуда гаепләгән иделәр. Аларны террорчылык белән бәйләделәр. Хәзер инде Русия халыкара террорчыларга хөкүмәттән тыш чит ил оешмалары ярдәм итә дип белдерә.

ФСБ җитәкчесе Николай Патрушев әйтүенчә, имеш, Русиядәге бу оешмалар ярдәмендә бандидтлар һәм аларның тарафдарлары яшьләрнең фикерен үз кирәгенә бору, котырту, ягъни идеологияне үзгәртү өчен бар көчен дә куя.

“Чит илгә караган террор һәм дини-экстремистик оешмаларның дәгъватчылары илдәге социаль-икътисади проблемаларны, милли һәм дини каршылыкларны файдаланып, Русия төбәкләрендәге кешеләрне үз якларына яллыйлар. Бу эштә аларга мәгълүмати ярдәмне кайбер чит илләрнең хөкүмәттән тыш оешмалары күрсәтә”, - дип белдерде сишәмбе көнне берүк вакытта терорчылык белән көрәш дәүләт комитетын җитәкләгән Николай Патрушев.

Ул шулай ук әлеге комитетның террорчылыкка каршы көрәш өчен өстәмә чаралар булдырачагын әйтте. Димәк, мөселманнарны эзәрлекләүләр тагын да артачак дип аңларга була. Чөнки террорчылык белән бәйләп Татарстандагы һәм Русиянең кайбер төбәкләрендәге мөселманнарны төрмәгә утырту, алардан сораулар алу, төнтүләр уздыру тирәсендәге җәнҗал әле дә тынып җиткәне юк.

“Хакимият көчсезләнгән саен, ул күбрәк үзенә репрессия уздыру функциясен ала. Халыктан аерылган хакимият иҗтимагый, дини һәм башка оешмаларны да террорчылык чыганагы дип атарга ашыга. Аларны башта тотсыннар, җинәять эше кузгатсыннар һәм гаепләрен исбатласыннар", - ди бу уңайдан Казандага адвокат Назыйм Сафин.

Адвокат Назыйм Сафин

Назыйм әфәнде үзе нахакка гаепләнгән мөселманнарның эшен күзәтеп барган кеше. Ул:

"Империя булган дәүләтләр дошмансыз яши алмый. Әгәр ул булмаса, аны ничек тә табарга кирәк. Шуңа үзенең хакимиятен саклап калу һәм халыкны куркыту өчен дошман кирәк. Ягъни, халык хакимияткә каршы күтәрелмәсен өчен аның игътибарын башкага – дошманга юнәлтергә кирәк. Менә шул мөселманнан дошман эзләү үзен демократик дип атаган, әмма асылда бюрократик булган дәүләтнең бер күренеше. Шул дошманны тапмыйча ул ил яши алмый”, - дип тә исәпли.

Ә Казандагы “Ихлас” мәчетенең мөтәвәлият вәкиле Рәүф Ибраһимов исә Русия хакимияте ислам дине үсешен сизә һәм шуңа куркадыр, ди.

“Дини китапларны юкка чыгару да моның бер мисалы. Алар (хакимиять) барысын да начар итеп күрсәтә. Әмма һәр нәрсәнең начарлыгын әле дәлилләргә кирәк”, ди ул.

Чыннан да, хөкүмәттән тыш оешмаларның террорчылыкка ярдәм итүенә бернинди дәлилләр дә китерелми. Патрушев бары Көньяк федераль округтагы хәлне тикшереп шундый нәтиҗәгә килдек, ди.

Ә ФСБ җитәкчесе тарафыннан “кара ягылган” оешмалар бу гаепләүләрне кире кага һәм моның алар абруена зур зыян салуын әйтә. Шуңа да кармастан Русиянең теркәү пулаты инде җәйгә бу оешмаларның кайберләрен ябачагын хәбәр итә.

2002нче елдан бирле Русиядә 600гә якын оешма эшен туктатырга мәҗбүр булган. Чөнки федераль үзәкнең аларга каршы көрәш өчен гаделсез канун кабул иткәне мәгълүм.
XS
SM
MD
LG