Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Казан аш-суы белән дөньяга танылырмы?


Бәяләүче төркем милли ризыкларны тәмли

Бәяләүче төркем милли ризыкларны тәмли

“Уртак дөнья” дип аталган бәйгене аш-су осталарының бөтендөнья ассоциациясе Казан җитәкчелеге белән бергә үткәрә. Аларның максаты Казанны таныту.

Казан ярминкәсенә куелган өстәлләрдәге тәм-том һәм ризыклар мулдан булган кебек Татарстан башкаласында 3 көн дәвам итәчәк чаралар да берничә. Казан дөньяның күренекле аш-су осталарын җыеп бәйге дә үткәрә, шул ук вакытта Русия төбәкләре һәм БДБ илләре вәкилләре катнашында “Тәм-том мирасы-2008” дип аталган милли ризык фестивале дә бара. Русиядәге кунакханәләрнең иң яхшы президент бүлмәсе дә билгеле булачак. Аш-су осталары үз тәҗрибәләрен башкаларга да өйрәткәндә күргәзмә карарга килгән балалар сендвич ясап күрсәтә.
Әнә Тукайның Шүрәлесе аш-су осталарының бу чарасында иң биеккә менеп утырган. Барсын да күзәтеп барып үз бәясен куяр кебек. “Кул эшен яратам мин кечкенәдән үк. Үземнең уйларны кушып ясадым”,- ди 56 килограмм шоколадны 2 атна буе әвәләп Шүрәлегә әверелдергән Динара Вафина. Ул “Татар ашлары йорты”ның тәм-том остасы. Әлеге йорт сарык итеннән әзерләнгән ризыкларны күргәзмәгә мулдан куйган иде. “Татар халкы элек-электән яшь сарык итен бик яратып ашаган. Шулпаларда, икенче ашларда, кабымлыкларда яшь сарык ите кулланган”,- ди әлеге ресторанның аш-су остасы Ринат Гайфуллин.
“Чаллы ит” ширкәте каклаган казны элеп тә куйган, өстәлгә дә турап салган. “Казларны 30 көн каклыйбыз. Безнең менә шундый милли ризыгыбыз да барлыгын күрсәтәсебез килә. Белгән кешеләр безгә килеп ала. Без хәзер Госстандарт ясаган сертификатның әзер булганын көтәбез. Ул документ кулга кергәч, каклаган казларны олы сәүдәгә чыгарачакбыз”,- дип Рөстәм Чыгатаев үзләренең казын мактый.
Марк Брифф
Мальтаның аш-су остасы Марк Брифф та кулына Татарстанда үскән казны алган. Сөяксез итеннән ризык әзерләү мәшәкатендә. Казанга килгәч тәмләп караган татар ашларыннан аңа бирәк тә токмачлы аш ошаган. Гомүмән, Казан бик ошый дип, бу бәйгегә килүенә мыскал да үкенми.
Дөнья аш-су белгечләренең әлеге бәйге шартларына күрә Казанга килгән осталар каз итеннән, судак балыгыннан һәм эремчектән ризык әзерләргә тиеш. 9 апрельдә мальталы Брифф бәйгедә җиңү өчен мич янына басса, 10-сы көнне Казанның аш-су осталарына үз тәҗрибәсен өйрәтәчәк.
Әлдермеш авылыннан килгән 90 яшәр Әлмәндәр карт тирә-юньдәгеләргә исе китми генә киләчәккә планнар корып утыра. “Казаньоргсинтез” ширкәтендә туклану бүлегенең аш-су остасы Александр Алексеев ясаган аны. “Әлмәндәр картны ясау өчен 11 килограмм май китте. Шат һәм чәй эчеп утыручы мөлаем бабай үзенең ишек алдында яхшы уйлар белән киләчәккә план корып утыра”,- ди Александр Алексеев.
Әлмәндәр карт та 2013 елгы Универсиаданы үткәрүне Казанга тапшыра калсалар, Татарстан башкаласында ресторан, кунакханәләр бизнесына һәм яшәеш челтәренең яхшыруына зур бер этәргеч булыр иде, дип уйга калган мөгаен.
Илсур Метшин
Казанда үтә торган аш-су осталары чарасын ачкан вакытта шәһәр башлыгы Илсур Метшин да бу җыен да башкала йөзен үзгәртүгә үз өлешен кертәчәк дип белдерде.
“Брюссельдә 31 майда 2013 елгы Универсиаданы үткәрүнең кемгә тапшырылганлыгы билгеле булачак. Без җиңәчәкбез”,- диде Метшин. Аны бу чарага яшьләрнең күп булып килүе куандырган. Казанда аш-суның зур киләчәге булган янәлеш икәнлеген дә әйтеп китте.
“Тәҗрибә өйрәнгәндә дә мич янына бик җибәрмиләр. Ит турау бүлегендә генә тоталар. Ярым әзер ризыклар гына ясаталар”,- ди Казан сәүдә икътисад техникумында укучысы Нияз Вәлиуллин. Укыганда чынлап торып аш-су әзерләү әлегә бер хыялы булса, укуын бетереп бу бәйгегә җыелган осталар кебек үз сәнгатен булдырып кешеләрне сокландырып тукландыру аның икенче хыялы.

XS
SM
MD
LG