Accessibility links

«Intertat» кызлары сер ача


Розалия Зәйнуллина, халыкчан һәм гади итеп язасы килә, ди.
Розалия Зәйнуллина, халыкчан һәм гади итеп язасы килә, ди.

"Аларның язуы матур, алардан үрнәк алалар", - дип "Кәрия-Зәкәрия"не җырларга була, ди Альберт Тәхәвиев.

Әңгәмә якты, киң, кайнар чәйле, гөлләр булган бүлмәдә узды. Атмосфера буйдак яки пенсионер иҗатчылар тупланган җирдәй түгел. Чиста, бераз гына хыялый. Без Интернет газета мөхәрриятендә кунакта. Хезмәткәрләр шулай “бер гаилә” кебек эшли һәм яши. Аларны гадәттә «Intertat» кызлары дип атыйлар. Intertat.ru электрон газетасында эшләүче кызлар күп татар телле кулланучыга таныш. Алар веб-каләм ияләре генә түгел, матур һәм акыллы кызлар буларак та билгеле.

Кайсы яктан камилләшкәннәр?

Коллективны Tatarlar.ru порталы “Татнет әнисе” дигән тамга белән бүләкләгән Әлфия Миңнуллина җитәкли. Газета “Татмедиа” агентлыгы ярдәмендә дөнья күрә. Әлфия Миңнуллина да коллективтагы кызларны техника куллануда камилләшкән хәбәрчеләр дип атый. Моңа веб-форматның үзенчәлеге дә этәрә. Әле бит мәкаләләрне кул белән генә язучылар, санакны кабыза белмәүчеләр дә бар.

“Безнең формат әйтик телевидениедән дә аерыла. Ул, аеруча тиз эшләүне сорый. Шул ук вакытта безнең укучылар да бик гадәти булып күренмәскә мөмкин. Интернеттан безне укыр өчен ким дигәндә компьютер һәм аны куллана белү дә кирәк”, - ди ул.

Тотып карап булмый

Эльвира Шакирова Intertat.ru электрон газетасының яшь хәбәрчесе.

Эльвира Шакирова Intertat.ru электрон газетасының яшь хәбәрчесе. “Телевидение үзенә бер төрле, газеталар үзенә бер төрле. Ә без бөтенләй башка инде. Интернетта чыгабыз бит. Без барысыннан да бер башка югары булырга, алдан барырга тиеш”, - ди ул. Шулай ук Эльвира туганнарына, кайда эшләгәнлеген әйткәч, аннан кат-кат кабатлап сорыйлар икән.

“Кайда ничек чыга ул газета, аны тотып карап булмый мени, дип аптыраталар”, - ди ул. Авылда әле Интернетның ни кадәр кирәк һәм кызыклы урын булуын аз аңлыйлар, ди ул.

Тизрәк кирәк

Ә Миләүшә Закирова исә бу веб-чыганакта мәгариф темаларын яктырта. Хәбәрләрен башка чыганаклар күреп алып күчереп бастырса, аның каефе аеруча күтәрелә. Ул да, Intertat.ru да эшләү яки иҗат итү тизлеге башкалардан аерылып тора ди.

Сере исеме белән фотода

Миләүшә Закирова белән Эльвира Шакирова эш серләре белән дә бүлеште. “Мәкаләгә исем сайлау бик мөһим. Шуңа карап ачып карыйлар бит”, - ди Миләүшә. Эльвира исә, фотографияләр кую дә мөһим дип саный. “Фотолар элсәң, яратыбрак укыйлар”, - ди ул.

“Чәйнәсәләр, чәйнәсеннәр”

Миләүшә Закирова веб-чыганакта мәгариф темаларын яктырта.

Укучыларның мәкаләләргә җавап яки фикер язулары да авторларга бик ошый. “Иң мөһиме - битараф булмасыннар. Сүгеп язсалар да борчылмыйбыз, бу бит яхшы рейтингны һәм

актуальлекне генә искәртә”, - ди Эльвира Шакирова.

Шулай иттереп, кызлар үз укучыларын ымсындырып, “кыздырып” та укыту ягында тора. Югыйсә, татар кешесен Интернетта миллионнарча башка сайтлар көтеп тора. Аларны татарча сәхифәләргә кадерләп яки кызыктырып даими чакырып торырга кирәк.


Халыкчан һәм гади итеп язасы килә

Ә Розалия Зәйнуллина веб-газетага килгәнче “Мәгърифәт” газетасында эшләгән. Бүген ул татар матбугаты өчен катлаулы һәм “кадерсез” булган нәрсәләрне яктырта.

“Мин укытучылар газетасында эшләгән идем. Ә монда исә минем яңа иҗади сулышым ачылган кебек булды. Бурычымын катлаулы темаларны халыкчан, гади, аңлаешлы телдә аңлатуда күрәм. Шактый катлаулы әйберләр: икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, финанс өлкәсе турында язам. Биредә терминнар проблемасы бар.”, - ди ул.

Чын татар кызлары

Лилия Гаделшинаны Татарча интернет кулланучылар күптәннән белә инде.

Альберт абыйлары Тәһәвиев да “Intertat.ru» кызларын мактап туя алмый. "Аларның язуы матур, алардан үрнәк алалар", - дип "Кәрия-Зәкәрия"не җырларга була, ди Альберт Тәхәвиев.

“Мин дә алар янында яшәреп киттем. Алар безнең бик акыллы, тәртипле, тырыш һәм матурлар. Үз кызларыма да да үрнәк итеп куям. Журналист абый-апалар гадәттә тәмәке тарта, аракы эчә. Ә безнекеләр чып-чын саф татар кызлары. Аларга сокланам. Бу редакциядә өч ай гына эшләдем, китәсем дә килми”, - дип сөйли “Идел” журналына җаваплы сәркатип булып эшкә китүче Тәһәвиев.

Башка газеталар да Интернетка чыгачак

Ә Лилия Гаделшинаны Татарча интернет кулланучылар күптәннән белә инде. Ул “Intertat.ru»да беренче көннәрдән бирле эшли.

“2001 елның беренче мартында беренче сан чыкты. Аңарчы хәзерлек эшләрен алып бардык. Аннан соң инде шактый татар сайтлары пәйдә булды. “Intertat.ru»ны татартелле Интернет-журналистикага нигез салды дип тә әйтәләр. Акрынлап, башка газеталар да челтәргә чыгар, дип уйлыйм. Барыбер, бар газеталар да Интернетта булачак. Тормыш, алгарыш шулай таләп итә бит”, - ди ул.

XS
SM
MD
LG