Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (18)


Наилә үзеннән баш тарткан әнисен - Фазлыева Рәйфә Малик кызын эзли.Коваленко Федор Александр улы, әтисен - Сибгатов Сәлим улы Сәлимне эзли.

“Югалсам да, көт син мине” тапшыруының чираттагысында да, Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән кешеләрне эзләүчеләр турында мәгълүмат бирелүе дәвам иттерелә.
Хат авторларының күбесе диярлек, өзелеп-сагынып, әммә өметләрен чынга ашырырга теләп, үзләренең иң якын кешеләрен - әти-әниләрен эзләүчеләр турында.
Бала белән ата-ана арасында ниндидер кеше күзенә күренмәгән сихри җепләр булуын инде галимнәр дә раслый. “Ана күңеле балада, бала күңеле далада” дигән гыйбарәне, баланың күңеле ана күңеленең даласында, дип аңларга да була. Ана үзе эшли алмаганны, бала тормышка ашырырга мөмкин. Ана җылысын күрми үскән бала да, ананың хисләрен тоя, аңа үзенең кирәклеген сизә, диләр бит кеше күңелен өйрәнүче белгечләр дә.
“Җәннәт аналарның аяк астында”дип аналарның изге зат булуын раслаган сүзләр, Көръәндә дә язылган.
Русиянең беренче каналында барган “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шарафутдинов алып килгән хатлардан берсе:
Ике яшьтән балалар йортында үскән Фазлыева Наилә Фазыл кызы үзеннән баш тарткан әнисе Рәйфә Малик кызын эзли.
“Әнисен эзләүче Фазлыева Наилә 1968 елның 27декабрендә Казанда туган. Аңа 2 яшь булганда, аны Юдино балалар йортына биргәннәр. Шул яшьтән ул мәктәпкәчә яшенә кадәр шул балалар йортында тәрбияләнә. 8 сыйныфка кадәр ул Яшел үзән шәһәре мәктәбенең интернатында укыган. Аннан соң ул Иваново шәһәренә китә.
Ул үзе турындагы рәсми документлары арасында әнисенең баладан баш тартуы турындагы гаризага тап була. Шуннан соң Наилә әнисенең иске адресына хат яза, һәм ике сеңлесе булганын кемнәрдәндер белә. Шуның өчен ул әнисен һәм туганнарын бик күрәсе килүе турында, аларны эзләп табасы килүен белдереп, интернет аша “Жди меня” тапшыруына хат белән мөрәҗәгать итә.
Хатында ул әнисенең исемен Фазлыева Рәйфә Малик кызы булуын, һәм документтан билгеле булуынча, аның икмәк пешерүче булганын язган”, диде Илгизәр Шарафутдинов.
Бер мәртәбә баладан баш тарткан анага бала турында бер кайда да бер нинди дә мәгълүмат бирмиләр. Ә бала үзе эзләсә, аңа бернинди киртә куелмый, бер җирдә дә тоткарлык юк.
Бала табу, бала тудыру кебек төшенчәләр - ул хатын-кызның иң бәхетле мизгелләре. Хатын-кызның үзен ана итеп хис итүе, аның кемгәдер җан өрүе, үзен җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тоюы, Ана булган кеше өчен иң бөек тойгыларның берседер. Бу барлык гаилә коручылар өчен дә бик әһәмиятле мизгел булырга тиеш. Баланы күкрәк астында йөрткән хатын-кыз янында, баланы көткән атасы да булу бик мөһим. Әмма тормышта Ана буласы кеше өчен бик авыр, ул күтәрә алмаслык очраклар да була. Ярдәм итүчеләр булмаса, ана хаталана. Һәм баланы булдыру-булдырмау турында ясаган хатасы өчен гомере буе җәфа чигә.
Алдагы хатны катнаш милләтләр гаиләсендә туган бала язган.
Анасының туганннары әтисен татар булган өчен яратмаулары турында да әйтә ул хатында. Хатны Илгизәр Шарафутдинов укый:
Коваленко Федор Александр улы, әтисен - Сибгатов Сәлим улы Сәлимне эзли.
“Минем әтием Сибгатов Сәлим улы Сәлим. Ул 1928 елда туган. Хатта, Федор Александр улы үзенең әнисе Коваленко Ирина Давид кызының фамилиясе ул вакытта Должикова булган, дип яза. Әтисе белән алар 1953 елда бергә Чернигов өлкәсе Городни шәһәре хәрби бүлегенең ярдәмче хуҗалыгында хезмәткәр булып эшләгәннәр. Шунда танышып кавышканннар. Федор 1954 елда туган. Алар хәрби булмаганнар. Әтисе азык-төлек кибетендә мөдир булып эшләгән.
Ләкин әнисенең туганннары әтисенә начар мөнәсәбәттә булу сәбәпле, әтисе үзенең туган ягы Татарстанның Яшел Үзән шәһәренә кайтып китәргә мәҗбәр булуы турында яза. Шул вакыттан бирле әтием турында бернәрсә дә белмим. Бик тә туганнарымны эзләп табасым килә”, - дип яза ул.
Бала өчен ата-ана аның иң якын кешеләре. Әти-әнидән дә баланы ныграк яраткан кеше була алмый. Ата-ана өчен баланы югалтудан да артык кайгы була алмый. Бала кайгысы бирмәсен, дип ходайдан сорап теләк телиләр. Шуның өчен балаларыгызны ташламагыз. Әти-әниләрегезне тапканчы эзләгез, туганннарыгызны эзләүдән туктамагыз.
XS
SM
MD
LG