Accessibility links

Университет системасы үзгәртеп корылачак


КДУ ректоры Мәгъзүм Сәләхов, Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко.
КДУ ректоры Мәгъзүм Сәләхов, Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко.

Казанда Европа Шурасы һәм Русия вәкилләре югары мәктәпне үзгәртеп кору турында сөйләштеләр. Реформа барышында милли мәгарифка урын калырмы?

Бүген Европа Шурасы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы үткәргән чаралар кысаларында университет һәм төбәкләргә багышланган конференция эшли башлады. Европа һәм Русия югары уку йортларының тәҗрибәсе хакында сөйләшү, Татарстандагы югары белем бирү өлкәсендәге үзгәртеп корулар, коммерцияле югары мәктәпләрнең санын кыскарту барган вакытка туры килде.
Татарстанда, гадәти классик университетлардан тыш, Мәскәүдә ачылган түләүле югары уку йортларының дистәләрчә төбәк бүлекләре дә эшли. Татарстан хакимиятләре, алар җитди дәүләт университетларында укый алырлык студентларны үзләренә тартып тора, аларда укыту югары дәрәҗәдә алып барылмый, дип санады һәм аларга каршы көрәш башлады. Күптән түгел үткән Иминлек Шурасы утырышында бу хакта зур сөйләшү булды, белем бирүне югары дәрәҗәгә күтәрү аңлатмасы белән, күп санлы коммерцияле уку йортларын ябтыру эше башланды.
Бу эшне Казанга, берничә сәгатькә генә килгән Русия мәгариф министры да хуплады. Казан югары уку йортлары ректорлары белән очрашканда, ул “сыйфатсыз” белем биргән уку йортларына авыр булачак, дип белдерде.
Хакимиятләр, бу чистартулардан соң торып калган югары уку йортларын да заманчаракка таба үзгәртеп кору бурычын куя.
Конференциядән бер күренеш
Европа Шурасының җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессы, мәгариф һәм мәдәният комитетының күчмә утырышы кысаларында Казанда университетлар һәм төбәк үзенчәлекләре темасына багышланган конференция үткәрелде.
Югары мәктәптәге реформалар һәм бу өлкәдәге чит ил тәҗрибәсе хакында сөйләшер өчен Казанга Европа уку йортлары вәкилләре, Мәскәү, Казан һәм башка шәһәр университетлары җитәкчеләре килде.
Моннан 30 ел элек алган дипломнар белән, бүгенге көндә заманча белгеч булып буламы? Конференция башында чыгыш ясаган Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко, гомергә бер түгел, гомер буена белем алуга таба борылырга кирәк, дип белдерде.
“ Яңа шартларда сез, нәтиҗәле нигезле университет белемен бирү системасын төзү турында уйларга тиеш. Ул бүгенге көнгә түгел, иртәгәгә, хәттә берсе көнгә юнәлгән булсын иде,”- диде Русия фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко.
Икенче әйбер итеп ул, югары уку йортларын тәмамлаучыларга хезмәт базарында ихтияҗ булу-булмау турында уйларга кирәк, диде.
Шушы җыенда министр озак була алмады, сәләмләү сүзеннән соң Мәскәүгә чыгып китте. Аннан соң җыенда Казан Дәүләт Университеты ректоры Мәгъзүм Саләхов чыгыш ясады. Ул шушы университетның үзенчәлекләре, гадәтләре турында сөйләгәндә, анда Көнчыгышны өйрәнү мәктәбенең оешуы, 90нче елларда ике теллелек сәясәтенең тормышка ашырылуы, федерализмга фәнни нигез эзерләнүе хакында әйтеп китте.
Казан дәүләт университеты җитәкчесеннән соң җыенда, Мәскәү Дәүләт университеты, Русия Фәннәр Академиясе вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар Русия шарталарында югары уку йортларын ничек итеп үзгәртеп корырга дигән теманы башлап җибәрде. Элеккедән килгән гадәтләрдән ваз кичмичә, булган тәҗрибәне саклап калып һәм заманча, универсал белем бирү системасын төзү хакында сөйләште.
Татарстан югары уку йортлары белән таныштыручы стендлар
Татарстан хакимиятләре, Болон килешүе, белем бирүне берничә баскычлы итүне яклап килә. Бу хакта парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әйтте. Татарстандагы югары уку йортларында шул юнәлештәге үзгәртеп корулар башланды инде.
Казандагы һәм әйтик, Женева, Берлиндагы югары уку йортларына да туры килә торган бердәм дәүләт стандартын кертүне тәнкыйтләүчеләр дә байтак. Бу система керсә, төбәк үзенчәлекләре бетәргә мөмкин, дип әйтә алар. Ягъни татар телен, тарихын өйрәнүгә куркыныч янарга мөмкин. Русия фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко исә, төрле үрнәкләрне карап, төбәк өчен кулай модельне сайларга кирәк, дип әйткән иде.
Конференциянең башка өлешләрендә төрле илләрдә эшләүче югары мәктәп укытучылары Польша, Германия, Франция университетлары тәҗрибәсе, халыкара проектлары, югары уку йортларының хезмәттәшлеге турындагы чыгышлар белән танышты.
XS
SM
MD
LG