Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:00
Башкортстанда Канаданың “Матрекс” компаниясе башы Майкл Брайант булып китте. “Матрекс” төзелеш, юллар, күперләр һәм һава аланындагы очу мәйданнары төзү һәм төзекләндерү буенча махсуслашкан. Әлеге компания башы 2006 елда Уфада булып киткәннән соң юлларны ямау өчен “салкын асфальт” ысулы кулланыла башлаган иде. Бу юлы Уфада битум эмульсиясе җитештерү заводы төзү мәсъәләсе тикшерелде. Эмульсия район һәм авыл юлларын төзегәндә кулланыла. Моңа кадәр ул Башкортстанга Канададан кайтарыла иде. Әлеге эмульсия үзебездә җитештерелгәч, аның бәясе ике тапкыр арзан булачак, бу Башкортстанда сыйфатлы юллар төзергә булышлык итәчәк дип көтелә. Канада ягы бу завод төзелешен инвестицияләү өчен 10-15 миллион доллар акча кертәчәк.

XS
SM
MD
LG