Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ташкыннарга әзерләнә


Башкортстан ташкыннарга әзерләнә. Республикада көннәр көннән-көн җылына бара. Алдагы көннәрдә җылылык 20 градуска кадәр җитәчәк дип хәбәр итәләр. Яз мизгеленең күңелсез яклары - су басу вакыты да җитте. Су басулар якын көннәрдә башланыр, дип көтелә. Табигать ресурслары министрлыгы сүзчесе Ренар Газин сүзләренә караганда, быел 12 шәһәрне һәм 419 авылны су басуы ихтимал.
Көннәр җылыну белән талпан афәте дә башланды. Уфада инде ике кешене талпаннар энцефалит белән “бүләкләгән”.
XS
SM
MD
LG