Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты рәисе Фурсенко белән килешми


Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, без
Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенконың милли төбәк компонентының бетерелүенә карата булган фикере белән килешеп бетмибез, дип әйтте. Бу хакта ул бүген Казанда, университетлар һәм төбәк үзенчәлекләренә багышланган конференциядән соң, матбугат очрашуында белдерде.
Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко Казанда булганда милли-төбәк компонентының бетерелүеннән соң туган вәзгыяткә карашын белдергән иде. Рәсми агентлыклар хәбәр иткәнчә, Фурсенко: “Бүген булган укыту стандартлары кысаларында да милли төбәк компонентына кергән әйберләрне исәпкә алып була, төбәк җитәкчеләренең монда роле зур була ала, бу төбәк телләрен укытуга да, кагыла”, - дигән.
Фәрит Мөхәммәтшин бу белдерүгә җавап йөзеннән, Дәүләт Шурасында булган матбугат очрашуында “ Без, Андрей Фурсенко белән, бу мәсьәләдә килешеп бетмибез, бу хакта федераль канунга төзәтмә әзерләдек, без үз фикеребездә калабыз,"- диде.

Татарстан депуталары әзерләгән төзәтмәдә, милли төбәк компоненты турындагы мәтдәне федераль канунга кире кайтару тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG