Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туристлар китергән акчаны кем санар?


Башкортстанлылар шифаханәгә дә чакыра, бавырсак белән дә сыйлый
Башкортстанлылар шифаханәгә дә чакыра, бавырсак белән дә сыйлый

Казанда “Туристлык индустриясе-2008” халыкара күргәзмә ачылды.

“Капитал-тур” вәкиле Алия Вәлиуллина әйтүенчә, чит илдән килгән туристлар Русия калаларына барырга әлегә ашкынып тормый. Мәскәү һәм Петербурда калуны хуп күрә. Шуңа күрә, ул Казан күргәзмәсендә алар аша булган чит ил ялларын тәкъдим итте. Чит ил туристларының Русия калаларына ашкынып тормавына килсәк, Вәлиуллина әйтүенчә, туры очкыч элемтәсе булмау кулайсыз. Төбәкләрне бик белеп тә бетермиләр. Казаннан туры рейслар булу һәм төрле һава аланнарында бер очкычтан икенчесенә күчеп утыруда кулайлаштырылу да соңгы вакытта Татарстан башкаласына килүчеләрне арттырырга мөмкинлек тудырачак.
Туры очкыч дигәннән, бу күргәзмәгә килгән Иранның Казандагы консулы Реза Кондори Татарстан башкаласыннан Иранга туры очкыч элемтәсе булдыру өчен сөйләшүләр алып барылуын белдерде. “Әгәр татарстанлылар Иранга килсә, алар бик күп охшашлык күрәчәк. Ә Иран консуллыгы 1 майдан теләүчеләргә визалар бирә башлаячак”,- диде Реза Кондори. Туристларны җәлеп итерлек урыннарга килгәндә, аның әйтүенчә, алар бик күп, барып күрергә кирәк. Мисал өчен өч йөз ел элек салынган мунчага кереп, шәм кабызуга бу мунча үзенннән-үзе кыза башлый икән.
Мунча дигәннән, Төркиядә ял иткәннәр “хамам” төрек мунчасы белән яхшы таныш. Төркия консулы Әхмәт Эргин үз иленә 2007 елда 2 миллион ярым Русияленең ялга барганлыгын әйтеп узды. Бу юлы консул диңгез буе ялына гына түгел, ә Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек өчен уртак юнәлешкә дә басым ясады. Ул- тарихи урыннарга сәяхәт. “Казан һәм Алабуга 1000 еллык шәһәрләрдер. Болгар бардыр. Шуңа күрә, хезмәттәшлек өчен безнең уртак темалар җитәрлек”,- диде Төрек консулы.
Төркия вәкиле телгә алган Болгар музей тыюлыгына килсәк, аның мөдире урынбасары Лилия Сафина әйтүенчә, алар 2007 елда 40 мең сәяхәтчене каршы алган. Әлегә туристлар өчен кулайлы һәм җайлы итеп яшәеш челтәре булдыру турында сүзләр генә барган бу тарихи урын җәй көне Идел буйлап сәяхәткә чыкканнарны гына кабул итә. “Безнең быел җәй көне яңа причал- көймәләр туктау урыны ясалачак. Анда берюлы берничә теплоход туктый алачак”,- дип Лилия Сафина бу эш ахырына җиткерелсә, туристлар килү бермә-бер артуына өметләнә. Татарстан хөкүмәте дә соңгы вакытта туристлык индустриясенә игътибар, инвестецияләр һәм махсус программалар кирәклеген аңлады.
Күргәзмәдә катнашкан Татарстан дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты башлыгы Чыңгыз Мәхмүтов әлеге бизнес дөрес алып барылган очракта, республика кесәсәнә елдан-ел күбрәк акча китерәчәген әйтте. Бу чара вакытында республиканың әлеге бизнестан күпме табыш алуы турында саннар китерелмәде.
Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туристлык министры урынбасары Анатолий Березинский да бу өлкәдә “чәчелмәгән җир”нең күплегенә басым ясады. Күргәзмәгә бу өлкәдә белгечләр әзерләүче югары уку йортлары да чакырылган иде. Киләчәктә аларга туризм мендежерлары белән генә канәгатьләнмичә, ә махсус юнәлештәге белгечләр укыту кирәклеге дә әйтелде. Сәяхәтчеләрне каршы алып торучыны, яки кунакханә хезмәткәрен чит илгә ялга җибәрүче белән чагыштырып булмый. Алар төрлесе төрле юнәлеш.
Башкортстанның Танып җирендә әле ачылганына ике ел ярым да булмаган шифаханәнең мөдире Кәшшәф Җамалетдинов бу күргәзмәгә үзе килгән иде. Аларда сихәтләнү тәүлегенә иң кимендә мең тәңкә торса да буш урыннар юк икән. “Безне күп кеше белми әле. Белсеннәр өчен Татарстанга килдек. Бер-беребезгә йөреп торырга кирәк. Җир түгәрәк”,- диде инде 10 мең дәваланучы кабул иткән шифаханә мөдире.
Әлеге туристлык күргәзмәсе вакытында “Русиядә ял итер вакыт җитте” дигән темага да җитди сөйләшү булды. Ул проектны Мәскәүнең яңа технологияләр һәм проектлар департаменты тәкъдим итте. Бу юнәлештә Русия әле яңа туган бәби кебек беренче адымнарын гына ясарга өйрәнә.
“Туризм индустриясе” дип аталган халыкара күргәзмә Казанда 13 тапкыр үтә. Анда Русия һәм Украинаның 25 каласыннан 100 дән артык ширкәт катнаша. Шулай ук Австрия, Вьетнам, Греция, Маҗарстан, Мисыр, Чехия, Һиндстан, Испания һәм башка илләрдәге туристлык ширкәтләренең Русиядәге вәкилләре дә килгән.
XS
SM
MD
LG