Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция пикеты Шәймиевне китәргә өнди


Шәймиевкә каршы уздырылган пикет
Шәймиевкә каршы уздырылган пикет

Пәнҗешәмбе көнозын Казан кирмәне янында Камил Зартдинов җитәкчелегендәге бер төркем кеше Шәймиевка каршы пикет оештырды.

Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведевнең эшенә керешүенә айдан да азрак вакыт калды. Аннан соң инде, белгечләр фикеренчә, зур сәясәттә шактый гына үзгәрешләр көтелә. Татарстанда да якын киләчәктә Дәүләт Шурасы сайлавы узачагы көтелә.

Бу арада, сәяси үзгәрешләргә сусаган оешмалар тик тормый, һәрберсе үз-үзен күрсәтеп калырга тырыша. Шушы көннәрдә генә Татарстанда оппозиция вәкилләре җыелышып, Дәүләт Шурасы сайлауларының вакыты күчерелә икән дигән хәбәр чыгарса, пәнҗешәмбе көнозын Казан кирмәне янында Камил Зартдинов җитәкчелегендәге бер төркем кеше Шәймиевка каршы пикет оештырды.

Әлеге чараны пикет дип атавы да кыенрак, гадәттәгечә, 5-6 кеше плакатлар тотып басып торды. Пикетка чыгучыларның төп максатын Берләшкән ватандашлар фронтының Татарстан бүлеге җитәкчесе Камил Зартдинов болай аңлатты:
«Безнең максат – Миңтимер Шәриповичка ял итәргә вакыт җитте. Хәзер әле ул ялга китте, шуннан пенсиягә дә китсен инде. Без аннан хәзер яхшылыкны да, яманлыкны да көтмибез. Татарстанга үсәргә кирәк, аның үз юлы бар, шуңа күрә Шәймиев үзе безгә проблемага әйләнеп бара хәзер», - ди Камил Зартдинов.
Камил Зартдинов һәм аның тирәсендәге тагын 5-6 кешене «каспаровчылар» диләр. Алар үзләрен нык оппозиция вәкилләре дип саный һәм һәрчак җитәкчелеккә каршы тора.

Былтыр көзен Зартдинов Шәймиевка каршы хәтта ачлык игълан иткән иде, әмма бу чарасының нәтиҗәсе булмады һәм ул ачлыгын тиз генә туктатты. Республика җитәкчесе каспаровчыларның бу гамәлләренә бернинди дә реакция белдерми. Татарстан президенты бу көннәрдә Карловы Варыда чираттагы ялында.
XS
SM
MD
LG