Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс”тан калган үпкәләрне кемнәр оныттырыр?


Дөнья күләм билгеле Чаллы спортсменкасы - Фирая Солтанова
Дөнья күләм билгеле Чаллы спортсменкасы - Фирая Солтанова

Хоккей, футбол, волейбол халыкта зур популярлык казана, ә республиканың Русия күләм ярышларда җиңүчеләре ишетелми дә кала. Нигә шулай бу?

Татарстанда “Ак барс”ның җиңелүен югары түрәләр җиңел генә уздырып җибәрергә тырыштылар кебек. Алар аны республиканың башка көчле, уенчылар өчен зур акчалар түләнгән спорт командаларының җиңүләре белән игътибар үзәгеннән читкә куйдылар.
Ә бит “Салават Юлаев” белән соңгы көрәштә җиңелгәч күпме җанатарларның күз яшьләре акты. Бу хакта республиканың төрле районнарындагы халык гәҗитләргә хатлар язды. “Татарстан яшьләре”ндә басылган Зәйдә яшәүче Госман Мухамовның хатыннан өзек:
“ Татарстан – Яңа гасыр” каналыннан караган тамашачы-җанатар буларак, гыйбрәтле бер күренешкә тап булдым. Трансляция ахырында гына, инде Боз сараендагы халык таралып диярлек беткәч, урыннарыннан кузгалмыйча, җиңелү ачысыннан елап утыручы ике татар кызын күрсәттеләр. Күзләреннән мөлдер-мөлдер яшьләр тәгәрәвен аерымачык күрдем.” – ди хат авторы. Анда кемдер елады, кемдер уенчыларның акчаларын санады. “Ак барс”ның кыйммәтле уенчыларынан саналганнары да яхшы уен күрсәтмәделәр ди журналист Нияз Рахман.
Рәсми рәвештә аларның эш хакларын белеп булмый ди икенче бер спорт журналисты Илнар Хөснулин.
“ Баскетболда бюджетлар әйтелә башлады. Ә болай эш хаклары, гонарарларның берсе дә гади халыкка билгеле түгел. Киләсе елдан спортчыларга эш хакларын яңача бирә башлыячаклар. Безнең бит икенче елга, яңа лига, континентальный хоккейный лига. Хәтерем ялгышмаса, анда һәр команданың уенчылары алган эш хакы 20 млн.нан артмаска тиеш. Әле болай булган очракта, якын киләчәктә акчаларны конверт белән бирергә мөмкиннәр.”
Интернетта бер ара “Ак барс” уенчыларының якынча күпме акча алганнары чыгып алган иде дип сүзен дәвам итте Нияз.
“ Морозовның 81 млн. сум иде бугай. Ә өчесенеке: Зиновьев, Зарипов, Морозовның еллык хезмәт хаклары якынча 10 млн. доллар тирәсе дип истә калган.”
Әлегә “Ак барс”та имеш-мимешләр күп йөри. Дөрес итеп сөйләүче генә аз икән. Алардан тыш, соңгы арада җитәкчеләр “Динамо таттрансгаз” волейбол командасын күп тапкыр телгә алдылар. Чөнки алар волейбол буенча Европа күләм ярышта җиңүгә ирешәләр. Шулай ук, “Рубин” футбол командасы игътибар үзәгендә. Ә менә җиңел атлетика, яки башка спорт төрләренең җиңүчеләре игътибардан читтә кала диләр, шул ук аларны язырга тиешле журналистлар. Дөнья күләм билгеле спортсмен Чаллыдан чыккан Фирая Солтанованың йөгереп дәрәҗәле урын алуы, әле яңа гына Русия командалары эчендә шпага белән эш итүчеләр арасында Татарстанның хатын-кызлар командасының алдынгылардан булу игътибар үзәгеннән читтә калган икән.
“ Шпага, шахмат, шашка шуңа охшаш спорт төрләре читтә кала. Нинди генә зур дәрәҗәләргә ирешсәләр дә аларга артык игътибар итмиләр, сөйләмиләр дә, язмыйлар да… Күбрәк шул ук хоккей, футбол, баскетбол, волейбол игътибар үзәгендә”- диде журналист Нияз Рахман.
XS
SM
MD
LG