Accessibility links

Киев һәм Тифлисне НАТОга авыр юл көтә


НАТОның Әгзалыкка ирешү планын Бухарест җыенында ала алмаган Грузия һәм Украина моңа оешма тышкы эшләр министрларының декабрьдә узачак очрашуында ирешергә өметләнә.

Аңа кәдәр исә ике ил дә НАТОга керү таләпләрен үтәү юнәлешендә шактый гына эш башкарырга тиеш булачак. Киев тә, Тифлис тә Көнбатышның саклану челтәренә кушылу өчен соңгы араларда ниндидер чаралар күрде-күрүен, әмма белгечләр фикеренчә, алар әлегә җитәрлек дәрәҗәдә түгел.

Грузия, мисал өчен, үзендә шактый катлаулы сәяси реформалар үткәрергә һәм Абхазия вә Көньяк Осетия кебек үзеннән аерылырга омтылган төбәкләр белән низагын ничек тә булса хәл итәргә тиеш. Мәгълүм ки, андагы сепаратистларны Русия очындырып тора.

Украина алдында исә НАТОга кушылу мәсәләсендә сәяси элита һәм җәмәгатчелектә булган тирән каршылыкны бетерү булмаса да, киметү максаты тора. Моңардан тыш анда илнең кораллы көчләрен цивиль җитәкчелек карамагына күчерү эше дә төгәлләнмәгән.

НАТО рәсмиләренең сүзләренә караганда, гаскәрен Көнбатыш стандартларына китерү өлкәсендә Киевтәге хөкүмәт инде күпмедер эш башкарган. Әмма борчу уятырлык мәсьәләләр дә әле бар - мәсәлән, эчке эшләр министрлыгының үз кораллы көчләре булуы, аларның сәясәттә актив катнашуы һәм реформаларга бик бирелмәве.

Бу кораллы бүлекчәләр министрга турыдан-туры буйсына, һәм үзенә күрә бер сәяси гаскәр булып тора. НАТО күзлегеннән караганда, бу бөтенләй кабул ителмәслек нәрсә.

Президент Ющенко шушы чикләвекне ватырга тырышып караса да, әлегә уңышка ирешә аламады. Эчке эшләр министрлыгы
Президент Ющенко Украинаның НАТОга керүе файдага, ди
көчләрен ул турыдан-туры президентка буйсына торган Дәүләт Гвардиясе итеп үзгәртергә теләгән иде. Әмма шушы сишәмбедә генә Украинаның Югары Радасы Ющенконың әлеге тәкъдимен кире какты.

Украина президенты берүк вакытта җәмәгатчелекнең НАТОга шикләнеп караган өлешенә моның ил киләчәге өчен яхшыга булуын күрсәтергә тырыша. Әмма әлегә НАТОны яклау Украинада бик түбән. Ющенконың сәяси көндәше Виктор Янукович һәм аның Төбәкләр партиясе Украинаның НАТОга кушылуына юл куймаячагын белдереп тора.

Хәтта Ющенконың беректәше саналган, гадәттә аның гамәлләрен яклап килгән Юлия Тимошенко да НАТО мәсьәләсендә президентны хупларга атлыгып тормый.

НАТО мәсьәләсе Украинада 2010 елда узачак чираттагы президент сайлавында төп проблемага әйләнергә тора шулай итеп.

Грузиядә кораллы көчләрне реформалау, аларны НАТО таләпләренә туры китерү Украинага караганда уңышлырак бара, әмма инде әйтелгәнчә, аның чишелүе ифрат та авыр булган башка проблемалары - Абхазия һәм Көньяк Осетия бар.
Алда торган менә шушы киртәләр сәбәпле, Украина һәм Грузиянең НАТОга кушылу омтылышлары гамәлгә, алар үзләре өметләнгәнчә, шушы ел азагына түгел, ә бәлкем дә 2009да, НАТО үзенең 60 еллыгын билгеләгәндә ашыр дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG