Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО башлыгы Пекиң Олимпия уеннары ачылышында катнашмый


Берләшкән Милләтләр Оешмасы рәсмиләре әйтүенчә генераль секретарь Пан ги-Мун Кытай башкаласы Пекиңда Олимпия уеннарын ачу тантанасында катнашмыячак.

БМО сүзчесе Марие Окабе БМО башлыгы вакыты башкача планлаштырылу сәбәпле август тантанасында катнаша алмый диде һәм бу турыда тәфсиллерәк мәгълүмәт бирүдән баш тартты.

БМО рәсмиләре Банның әлеге карары белән Кытайның Тибеткә карата гамәлләре һәм кеше хокуклары тошышы турындагы Көнбатышның башка гаепләүләре арасында бәйләнеш юк дип белдерә.
XS
SM
MD
LG