Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин вәгъдәсендә тормады


Татарстан авылларындагы укытучылар куелган хезмәтләренә тиеш хак алмый.

Авыл укытучысы туры сүзле булса да, бүгенге көндә үз фикерен белдерергә бик курка. Шулай ук хокукы бозылуга да түзә, илбашларның бирелгән вәгъдәсе үтәлмәсә дә урам җыенына чыкмый ул. “Зинһар өчен кем икәнлегемне дә, кайсы мәктәптән икәнне дә әйтә күрмәгез! Эзләп табып эшемнән иртәгә үк алырлар. Хәзер теләсә нинди сәбәп табып эштән алып ату түрә-карага бер ни тормый”,- диде Татарстандагы бер мәктәп укытучысы.
“Сыйныф җитәкчелеге өчен акча тоткарлана. Ансын бирмиләр. Февраль, март ае өчен алмадык әле”,- ди укытучы. Ни өчен бирмәүләренең сәбәбен аңлатып тормаганнар. Аннары авыл укытучыларын тагын бер хәбәр хәвефкә салган. “Бу 771 сум июньгә кадәр генә. Аннары бөтенләй булмый диделәр”. Путин вәгъдәсенә күрә, укытучылар үктәбер аеннан ук әнә шул өстәмә акчаны ала башлаган иде. Әңгәмәдешебез әйтүенчә, Русия хөкүмәте анысын да кисергә җыена, мөгаен.
Бүгенге көндә Русиядә укытучылар, медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләрнең күпчелеге авыз ачып калды дияргә була. “Бердәм Русия” узган елның 17 декаберендә үткәргән корылтае вакытында Русия президенты Путин бюджеттагыларның хезмәт хаклары 2008 елның 1 февраленнән 14 процентка арта дип вәгъдә биргән иде. Илбашының бу вәгъдәсе бүгенге көнгә кадәр үтәлмәде. Шуңа күрә, “Московский комсомолец” газетасы язуынча, Җитештермәүче тармактагылар эш берлекләре ассоциациясе сайланган президент инаугурациясе алдыннан, 22 апрель көнне, Русия күләмендә каршылык гамәлләре үткәрү белән янаган.
Әмма, авыл укытучысы, бигрәк тә Татарстандагылар мондый чаралардан бик курка. Карап торган эш урыныннан чыгармасыннар өчен “ләм-мим” ул. “Аның хәзер 18 сәгатьттән артык дәресе дә юк. Әле 18 җыя алсаң “рәхмәт әйт”. Хәзер мәктәпләрдә балалар саны кими, дәресләр дә кыскара. Ә укытучылар шул ук кала”,- ди укытучы. Бүгенге көндә беренче дәрәҗәдәге, ягъни категорияле, 13-нчы баскычка күтәрелгән, ягъни разрядлы укытучы дәфтәр тикшерү, сыйныф җитәкчелеге, кабинет өчен дә һәм барсына да премияне дә кушып 18 сәгать өчен 7100 сум акча ала. “Артык күп дип әйтмәс идем мин. Әнә безнең хакта газетага 10-12 мең сум ала дип язып чыкканнар. Андый әйбер юк ул”,- ди укытучы.
Кайбер авыллардагы мәктәп җитәкчеләре белдерүенчә, акча дигәндә “таякның юан башы гел аларга төшә”. Мисал өчен, соңгы вакытта мәктәп җитәкчеләренең, аның урынбасарларының хезмәт хакларын теләсә нинди сәбәп табып бик каты кисә башлаганнар. 14 баскычка күтәрелгән җитәкчегә, ул баскычка тиеш хезмәт хакы түләнми. Аларга мәктәпнең категориясе белән түли башлаганнар. Бу категорияне чыгару өчен бала һәм укытучылар саны, ярдәмче хуҗалык, торып укучылар булу-булмау, техник мөмкинлекләре дә исәпкә алына. Бу исәпләүләргә күрә беренче категория шәһәр мәктәпләренә генә тәти. Ә авыл мәктәбенә категориянең түбәне кала. Чөнки аның мөмкинлекләре чикләнгән. “Барыбер шул ук эшне башкарабыз. Бу түләү рәвеше дә дөрес түгел”,- дип белдерә Татарстандагы авыл мәктәпләре җитәкчеләре. Дөрес хәлләренә кереп, кайбер районнардагы башкарма комитет җитәкчеләре алар өчен өстәмә түләү керткән. Әмма озаккамы?
XS
SM
MD
LG