Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Русия ярышының дәрәҗәсен күтәрә


Билгеле булганча, быел Дакар ярышлары булмый калды.

Аны оештыручылар автомобиль узышында катнашучыларның гомерен куркыныч астына куярга теләмәдек, дип белдерде. Чөнки ярыш юлларында сугышчылар төркемнәре булуы мәгълүм булган иде. Булмый калган ярыштан соң автомобиль дөньясы бераз тынып калды. Хәзер аңа тагын җан керде. Автомобиль корпорацияләре 12 июньдә башланачак Петербург- Пекин дөньякүләм раллига әзерлекне башлады.

Русия автомобильчеләре 16 апрельдә ил беренчелеген башлап җибәрә. Узыш “Маршрут- 1000” исеме астында Волгоград өлкәсенең Серафимович районында 3 көн барачак. Анда катнашу өчен Чаллы КамАЗлары юлга чыкты инде. Дакар ярышларында 7 тапкыр җиңү яулаган КамАЗлар өчен Волгоград җирендә чабуып йөрү дәрәҗә төшерү түгелме? Чаллы узышчылары арасында татар егетләре бармы? Петербург-Пекин раллие нәрсә ул һәм анда катнашучыларга куркыныч янамыймы? Шушы сорауларга КамАЗның мәгълүмәт сәясәте департаменты баш белгече Ф. Җиһаншин “Азатлык”ка үз фикерен белдерде:

“Русия беренчелегендә КамАЗның катнашуы бәйгенең дәрәҗәсен күтәрә. Ел саен командабыз бу ярышның бер яки ике этабында катнаша. Монда КамАЗлар өчен лаеклы көндәш юк. Үзләренә чын көндәшләр әзерләү команданың максатына туры килә. Волгаградка баручылар арасында татарлар күп. Танылган узышчылар - Ф. Кабиров, А. Беляев, И. Мәрдиев белән бергә яшьләр, И. Шайсултанов, А. Исрафилов, А. Мәрдиев, Н. Баһаветдинов һәм башкалар бара. Алар Пекин узышларына да әзерләнә. Петербург - Пекин элекке Париж - Пекин, Париж – Улан-Батор ярышларының дәвамы. Берничә ел ул уздырылмады. Хәзер Дакарга көндәш буларак яңартыла. Аның 4 этабы Русиядә, шуның берсе Казан янында уза. Аннан Казахстанга күчә. 7 этап Кытай җирендә уза”.

Ф. Җиһаншин узган елларда Пекинга кадәр булган ярышларда Казахстан җирендә машиналарга таш ату очраклары хакында искәртте. Ташлар атып пыяла ватулар бер тәртипсезлек кенә булганмы, яки аерым кешеләрнең теге-яки бу машинаны эшләп чыгарган илгә мөнәсәбәт белдерүе булганмы, хәзер әйтүе кыен.
XS
SM
MD
LG