Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хөкүмәтен нинди үзгәрешләр көтә?


Башкортстан хөкүмәтендә алдагы атналарда ниндирәк үзгәрешләр булачагы турында төрле фаразлар ишетелә башлады.

Инде хәбәр ителүенчә, Башкортстанның элекке премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов 9 апрель көнне вазыйфасыннан азат ителде. Президент Мортаза Рәхимовның фәрманы белән хәзер ул Русия Федераль Җыелышының Федерация шурасында әгъза итеп билгеләнде.

Премьер кәнәфие буш торырга, суынырга өлгермәде дә. Атнакич көнне республика Хөкүмәтенең яңа рәисе итеп моңа кадәр җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгын җитәкләгән Раил Сарбаев тәгаенләнде. Бу эшне Мортаза Рәхимовның тәкъдиме белән Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтай депутатлары башкарып куйды.

Хәзер инде Министрлар кабинетындагы ихтимал үзгәрешләр турында да төрле фикерләр ишетелә. Кайбер күзәтүчеләр уенча, әле президент булып Мортаза Рәхимов калган вакытта гамәлдәге министрларның күбесе үз урынын саклап калачак. Ни өчен дигәндә, алар президент ышанычын аклаган кешеләр. Бәгъзе бер сәясәт белгечләре исә Раил Сарбаев моңарчы эшләгән күпчелек министрларны алмаштырып, үз тирәсенә үз дусларын һәм якташларын җыячак, дип фаразлый. Бу тәңгәлдә Сарбаев әфәндегә президент мөмкин кадәр күп ирек бирер, дип исәпли болай уйлаучы белгечләр.

Әлеге хәлгә аңлатма бирүен сорап, без республикада элек министр урынбасары вазыйфаларын башкарган, депутат булган, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинга мөрәҗәгать иттек.

“Әлләни үзгәрешләр булмас. Раил Сарбаев министрларны да бик алыштыра алмас. Министрлар барысы да Рафаэль Байдәүләтовтан калган һәм алар Мортаза Рәхимов белән якын аралашкан кешеләр”.

Шулай итеп, алдагы көннәрдә һәм атналарда Башкортстан хөкүмәтенең яңа рәисе министрларны үзгәртүдә нинди адымнар ясаячагы турында төрле фикерләр яңгырый.

Шул ук вакытта Мортаза Рәхимов Раил Сарбаевны үз урынына әзерли дигән фаразлар да көннән-көн ныграк ишетелә. Мәгълүм булуынча, Сарбаев әфәнде Мортаза Рәхимовка да, аның улы Урал Рәхимовка да дус һәм ышанычлы кеше булып танылды.

Әлегә республикада төп тикшерелгән тема булып Мортаза Рәхимовның атнакич көнне Башкортстан дәүләт җыелышында ясаган еллык мөрәҗәгате кала. Республиканың рәсми мәгълүмат чараларында президентның быелгы юлламасының да бик акыллы һәм төпле булуы турында мактау язмалары урнаштырыла башлады.
XS
SM
MD
LG