Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Мөселман дин әһелләреннән карачкы ясыйлармы?


Башкортстанда бу атнада гына да 30га якын мөселман дин әһеле кулга алынган.

Бу хакта Русиядәге кайбер электрон мәгълүмат чаралары хәбәр итте. Дин әһелләрен “Һизб-ут-Тәһрир” оешмасы белән бәйләнештә булуда шикләнеп, федераль иминлек хезмәте вәкилләре кулга алган, дип хәбәр ителә. Кулга алынучыларга төрлечә басым ясалуы турында да мәгълүматлар бар. Әлегә бу вакыйгаларны Башкортстанның рәсми матбугат басмалары һәм телевидение-радио расламады. Башка чыганаклардан да бу хакта тәгаен генә дәлилләр алу мөмкин булмады.

Башкортстанда мөселман дин әһелләре арасында ныклы күзәтүләр алып барылуы хакында күптән ишетелә иде инде. Хәтта узган елларда берничә кешене кулга алып, аларны “Һизб-ут Тәһрир” оешмасы белән элемтәдә булуда гаепләп, хөкем итеп тә куйдылар. Моны дин әһелләре “Федераль иминлек хезмәтенең үз эшен күрсәтергә тырышуы” дип бәяләде. Соңгы вакытта “Тыелган дини китаплар таратылуын кисәтү өчен” дигән сылтау белән төрле мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә дә тавыш-тынсыз гына тикшерүләр үткәрелүе мәгълүм.

Шул ук вакытта бер ел чамасы элек үк Уфада кулга алынган имам Сәет Байбуринга карата мәхкәмә эшенең тәмамланып килүе турында мәгълүм булды. 16 апрельдә аның эшенә бәйле мәхкәмә карары игълан ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, Сәет хәзрәтнең машинасында әфьюннәр һәм шартлаткычлар табылды дип, аны тикшерү бүлегенә ябып куйганнар иде. Әмма аның адвокатлары бу әйберләрнең аның машинасына милиция хезмәткәрләре тарафыннан ташлануын исбат итүгә ирешә алды. Шулай итеп, дин әһеленә булган гаепләүләр ишелеп төште.

Хәзер 16 апрельдә үтәчәк мәхкәмә утырышында Сәет Байбуринга карата хөкем карары чыгарылырга тиеш. Бу хакта без Сәет хәзрәтнең җәмәгате Флүрә ханым белән сөйләшеп алдык. Ул гаделлек юллап Ауропа мәхкәмәсенә кадәр барып җитәчәкләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG