Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай премиясе бирелә башлауга 50 ел


Габдулла Тукай
Габдулла Тукай

Җомга көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда “Әйдә, халыкка хезмәткә!..” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Ул Тукай исемендәге премия бирелә башлауга 50 ел тулуга багышланган иде. Әлеге кичә музейда эшләүче “Тукай премиясе лауреатлары” күргәзмәсе кысаларында үткәрелде. 2001 елда ачылган күргәзмә дәүләт бүләге бирелә башлауга 50 ел тулу уңаеннан яңартылды, күп кенә материаллар белән баетылды. Тукай музее җитәкчесе Рәмис Әймәт сүзләренә караганда, күргәзмә эшләү дәверендә зур уңыш казанган, аның белән 200 меңнән артык кеше танышкан. Әдәби-музыкаль кичәгә барлык лауреатлар да чакырылган иде, ди музей мөдире.

“Кичә бик уңышлы һәм кызыклы үтте. Биредә лауреатлар премия белән бәйле истәлекләрен искә алды. Күп кенә мәртәбәле лауреатларыбыз инде безнең арада юк. Әйтик, язучылардан Габдрахман Әпсәлямов, Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Илдар Юзеев, Аяз Гыйляҗев, Нурихан Фәттах һәм башкалар исемнәрен кичәдә еш телгә алдылар. Әлеге кичәдә Тукай бүләгенә лаек булган күренекле актерларыбыз Шәүкәт Биктимеров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев катнашты. Алар кичәдә заманында әлеге мәртәбәле премиягә лаек булган әсәрләреннән аерым өзекләрне дә хәтерләрендә яңартты. Бүгенге көндә исән булган лауреат шагыйрьләребез Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Ринат Харис, Гәрәй Рәхим, Марсел Галиев кебекләр Тукай бүләгенә лаек булган китапларыннан шигъри мизгелләр тәкъдим итте”.

Тукай премиянең тарихына тукталсак, ул 1958 елның 10 апрелендә ТАССР министрлар шурасы карары нигезендә гамәлгә кертелде. Әлеге карарда: “Бу бүләк эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан иң яхшы әдәбият, рәсем һәм музыка әсәрләренә, театр һәм концерт оешмаларында башкару сәнгате өлкәсендәге зур уңышлар өчен, шулай архитектура өлкәсендәге үзенчәлекле хезмәтләр өчен бирелә”, дип язылган. Әйтергә кирәк, 1961-1965 елларда бүләк бирелә тукталып тора, ә 1975 елда исә кандидатлар арасында премиягә лаеклар табылмый. 2006 ел Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителүен күздә тотып, искәрмә буларак 7 дәүләт бүләге бирелде.

Бүгенге көндә Тукай исемендәге премия лауреатлары исеменә 157 шәхес һәм бер коллектив – Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле лаек булды. Лауреатлар арасында язучылар, шагыйрьләр, сәнгатькәрләр, композитор, архитекторлар, режиссер, театр артистлары, рәссамнар һәм сынчыларны бар. Элегрәк әлеге бүләккә лаек булган рәссам Илдар Зарипов премия белән бәйле истәлекләре турында сөйләде:

“Гонорары әзрәк шул, әзрәк күтәрсәләр дә була. Мин бу премиягә лаек булгач, бер күн өс киеме сатып алдым. Ә хәзер ул акчага 10 дубленка алып була”.

Быелгы дәүләт премиясенә 11 кеше дәгъва итә. Лауреатлар исемнәре исә гадәттәгечә Габдулла Тукайның туган көнендә — 26 апрельдә игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG