Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль үзәк Казандагы төрек укытучыларына каршы чыга


Федераль үзәк Казандагы төрек укытучыларына каршы чыга
Федераль үзәк Казандагы төрек укытучыларына каршы чыга

Шушы көннәрдә Русиядә Төрек мәдәнияте көннәре уза. Әмма шулай да илнең төрле төбәкләрендә төрек лицейларының ябылу эше әле дә дәвам итә.

Бу мәсьәлә Татарстан мәгарифчеләрен дә инде күптәннән борчый. Үткен телле “Звезда Поволжья” газетасының чираттагы санында бу хакта янә бер тәнкыйди язма күренде. Биредә федераль үзәкнең татар-төрек лицейларында укыткан төрек укытучыларын эшләреннән алырга сораганнары турында сүз бара. Бу - 7 лицейдан 50 якын укытучы. Шушы ук мәсьәлә буенча ризасызлык белдереп җомга “Азатлык”ка Бөтентатар мәгариф берләшмәсе президиумы әгъзасы Рәшит Ягъфәров та шалтыратты. Ул болай диде:
«Төрек укытучыларын безнең укыту системасыннан чыгару буенча эшне күптән башлаганнар иде алар, әмма элегрәк мәгариф оешмаларыннан гына тикшерергә килсәләр, хәзер прокуратурадан мыскыллы тикшерүләр башланган. Төрек укытучылары безнең республикада бик кадерле кешеләр, ләкин алардан русча беләләр микән дип иншалар яздырганнар, һәрбер лицейга 2 миллион штраф салып чыкканнар. Хәзер бу уку йорты җитәкчеләре моны ничек түләргә кирәк икән дип аптырап йөриләр инде. Татар халкына мөрәҗәгать белән чыгарга уйлыйлар.

Бу тикшерүләр болай тәмамланса гына ярый, хәзер инде Һуманитар педагогия университетында архивны тикшерәләр икән, кемнәр төрек лицейларын тәмамлаган шуларның шәхси эшләрен дә карый башлаганнар. Бу татар җәмәгатьчелеген мыскыл итә торган нәрсә бит инде. Шуның өчен без мәгариф берләшмәсендә шушы арада татар мәгарифчеләренең чираттантыш 5нче корылтаен уздырырга кирәк дигән фикергә килдек”, - ди Рәшит Ягъфәров.
Дөрестәндә, бүгенге көндә Татарстанда татар- төрек лицейларының абруе зур, биредә ришвәтчелек юк, сәләтле балалар укый, алар республика һәм халыкара дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә гел алдынгы урыннар ала. Һәр ел бу уку йөртларына керергә 1 урынга 15 кеше конкурс була, аны тәмамлаучылар чит телдә яхшы аралаша. Бер ай элек тирәсе Татарстанның 60ка якын танылган галиме, 26 фәннәр кандидаты, журналистлар бу уңайдан Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведевка ачык мөрәҗәгать тә җибәрде. “Звезда Поволжья” газетасы журналистлары фикеренчә бу уку йотларын бетерү асылды, либераллар белән куәт көчләрнең үзара көрәшенә бәйле. Бу гамәлләрне Медведевка каршы провакация дип бәяли алар.
XS
SM
MD
LG